Яңалыклар

Татарстанда уртача пенсия күләме 25 мең сумга җиткән

Социаль фондның рәсми мәгълүматларына караганда, 2021 елдан башлап Татарстанда пенсияләр 61,3 процентка – ягъни 9,5 мең сумга – арткан. Нәтиҗәдә, республикада уртача пенсия күләме 25 мең сумны тәшкил итә.

Соңгы биш ел эчендә эшләүче пенсионерларның пенсиясе эшләмәүчеләрнекенә караганда күпкә арткан.  Эшләүчеләрнеке – якынча 79 процентка (хәзер алар уртача 23,5 мең сум ала), ә эшләмәүчеләрнеке – 58,3 процентка арткан (хәзер уртача 25,4 мең сум). Шулай итеп, хәзерге вакытта өйдә утыручы пенсионерларның пенсиясе хзмәт куючыларныкына караганда  8 процентка югарырак.

Шул ук чорда республикада пенсионерларның гомуми саны 2,45 процентка кимеп, 1,08 миллион кеше тәшкил итә. Шуларның 78,4 проценты (854 мең) эшләми, ә 21,6 проценты (234,8 мең) хезмәт эшчәнлеген дәвам итә.

Чыганак: Татар-информ


Нет комментариев