Россиянең «Белем» җәмгыяте һәм Россия Мәгариф министрлыгы «Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсына гаризалар кабул итә башлады.
Бу бәйге Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә оештырыла. Аның максаты — заманча мәктәп китапханәләрен үстерү, балалар һәм яшьләр арасында укуны популярлаштыру, шулай ук мәгърифәтчелек проектларын тормышка ашыручы педагог-китапханәчеләргә ярдәм итү.
Беренче сезонда барлыгы 89 төбәктән 2,8 меңнән артык педагог катнашкан. Нәтиҗәдә, 27 төбәк вәкилләре арасыннан 15 җиңүче һәм 28 призер билгеләнгән. Иң яхшы авторлык методикалары конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган һәм бүгенге көндә бөтен ил буенча педагоглар тарафыннан кулланыла.
чыганак: Татар-информ
Нет комментариев