Кичә, 7 августта Социаль фондның Зәй районы буенча клиентлар хезмәтендә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Наил Сафиуллин гражданнарны кабул итте.
Сораулар нигездә пенсия белән тәэмин итүләргә кагылды. Кабул итүгә килүчеләр үз сорауларына җаваплар алдылар, эчтәлекле һәм җентекле җавап өчен Наил Әдхәм улына рәхмәт белдерделәр. Аннары идарәче урынбасары клиент хезмәте эше белән танышты, коллектив белән очрашу үткәрде. Анда клиент хезмәтенең яхшы көйләнгән эшен билгеләп үтте. Җитәкче Лилия Камалюковага «2024 ел йомгаклары нәтиҗәсендә, Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге буенча иң яхшы клиент хезмәте» дипломын тапшырды.
Наил Сафиуллин шулай ук хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары да бирде.
фотолар Социаль фондның Зәй районы бүлегеннән
Нет комментариев