Сагынып искә ала торган май ае
Яңалыклар

Сагынып искә ала торган май ае

Җиргә тагын ямьле май ае килде. Ил-көнебезгә Бөек Җиңү китергән, миллионлаган йөрәкләрнең ачы сулкылдавын тагын бер кат искәртә торган май ае...

 “Билгесез югалган” исеме астында йөргән кадерле бабабызны – Кадер авылында гомер иткән, шуннан сугышка китеп югалган Гали Биктимеровны бер белмәгән килеш тә сагынып искә ала торган май ае...

Аның кызы Фәридә Биктимерова (минем каенанам) - шул ук Кадер авылы кызы, бик яшьли колхозда эшләгән. Соңгы көннәренә кадәр Чаллы шәһәрендә яшәп, үз гомерендә бер тапкыр да “әти” сүзен әйтә алмыйча, 82 яшендә бакыйлыкка күчте. Һәм аның беркайчан да безгә әтисе турында сөйләгәне дә, аның ниндидер бер истәлекләрен күрсәткәне дә булмады... Чөнки, әтисен бөтенләй хәтерләми, ә истәлекләр – юк!

Ни кызганыч, кеше туган, яшәгән, көрәшкән һәм... югалган.. Аны гомеренең соңгы минутларына кадәр йөрәгендә йөрткән, сурәтен хәтерендә саклаган бер генә кеше бар иде: ул да булса Гали бабайның япь-яшь көе тол калган хәләл җефете Әфрүзә әбиебез. Аның авызыннан ике генә тапкыр Гали бабай турында ишеткәнем булды. Беренчесе: без ирем белән (Гали бабайның оныгы Наис белән) шәһәрдән авылга кайтышлый әбиләргә кердек. Ишектән керүгә үк әби әйтә Наис оныгына: “Син, улым, бигрәк Гали бабаңа охшагансың икән. Ул да синең кебек матур мыеклы иде”, - диде. Икенче очракта әби инде түшәктә ята, шулай ук шәһәрдән кайтышлый хәл белергә кердек. Хәл-әхвәл сорашып торган арада тәрәзәдә бик матур ак күбәләк күренде. Әби әйтә: “Карале, килен, бу ак күбәләк Галидер инде, мине алырга килгәндер, әйтәләр бит, “теге дөньяда” беренче никахың белән бергә буласың диеп”, - диде. Шушы түгелме соң чиксез сагыну, онытмыйча йөрәк түрендә саклау, инде димләп кавыштырган башка никахтан биш бала үстереп тә, беренче мәхәббәтенең төс-кыяфәтен онытмыйча көтү?!
Менә шундый ул май ае: ямьле, назлы, йөрәк әрнеткеч, үкенеч тулы билгесезлек ае...

Сугыштан кайталмаган Гали бабайга
Кызганыч ки, юк һич бер сурәтең,
Юк бер хатың, килгән хәбәрең;
Бары “Хәтер” китабында бер сүз белән
Язылган ла вафат хәбәрең.
Белмибез лә сине, әй, бабакай,
Кайчандыр яшь, гаярь булдыңмы...
Туган авылыңда нигезеңне
Гомерлеккә диеп кордыңмы...
Ашмаган шул чынга хыялларың,
Гомеркәең булган бик кыска,
“Әткәй” диеп кызың әйталмаган,
“Бабай” дип әйтә алмады онык та...
Яу кырында калгансың бит, бабай,
Юк каберең, юк бер билгең дә.
“Билгесез югалган”... Ничек алай?!
Кеше бит ул! Энә түгел лә!..
Ә шулай да җирдә бар дәвамың,
Нәни кызың һаман көтә бит.
Оныгың да олпат ир-ат булды,
Оныкчыгың тормыш итә бит...
Язлар килгән саен дулкынлана,
Нәселеңнең нәзек күңеле.
Кайталмадың, бабай, авылыңа,
Шакымый тәрәзәне таң җиле.
Чал Чулманнан ак пароход белән
Киткән чакта ачы сызгырып,
Каерылыплар карап калгансыңдыр,
Сизгәнсеңдер - соңгы аерылу.
Кайт син, бабай, кайт бер хәбәр булып,
Менә монда кабере, дисеннәр,
Анда алмагачлар шаулый ел да,
Билгесе шул булган, дисеннәр.
Нәсел хәтерендә урының түрдән,
Белмәсәк тә синең йөзеңне,
“Кайталмаган бабай” түгел телдә -
“Безнең бабай! Гали исемле!”

Кадерле каенанам Фәридә Биктимерова рухына багышлап килене Дамирә.
Шыкмай авылы.


Нет комментариев