Сабантуйлар җитә
Халкыбызның милли бәйрәме — Сабантуе якынлаша. Һәркемнең күңелендә Сабантуй белән бәйле күңелле хатирәләр, истәлекләр саклана. Без газета укучыларыбызга Сабантуйны көтәсезме, дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Рөстәм Гарифуллин:
— Балачактан Сабантуйга чыгып көрәшне яратып карыйм мин. Ничек ярыш башлана, ахырына кадәр көрәшчеләргә көч биреп утырам. Күңелем Сабантуйны бик көтә. Бәйрәмгә кайту ул — авылдашлар белән күрешү дә. Туып үскән нигездә кеше калмагач, хәзер авылга елга бер Сабантуйга сагынып кайтам. Барлык туганнарымны, дусларымны күреп сөйләшәм.
Кадрия Вәлиуллина:
— Мин балачактагы Сабантуйларны сагынам. Әнинең бәйрәмгә дип Чаллыга барып, күлмәк, сандалилар алып кайтуы, аларны киеп, дус кызлар белән бәйрәмгә барулар күңелдә якты хатирәләр булып сак-лана. Без Сабантуйда яшь парларны кызыксынып карый идек. Аннан инде күчмә кибеттән «завтрак туриста» консервасы алып, яр буена төшеп аны ашый идек. Аның тәме! Хәзер инде шәһәр Сабантуена чыкмыйм, әмма авылныкына кайтырга тырышам.
Галина Кузнецова:
-Зәебезнең Сабантуен бик яратам. Аның хәзер Ринат Фәрдиев исемендәге паркта үтүе бигрәк тә уңайлы. Ничек барыйм дип аптырамыйсың! Паркның матурлыгына хозурланып рәхәтләнеп Сабантуй карыйм. Быелгы Сабантуйны да зарыгып көтәм.
Рузилә Гатина:
— Сабантуйны һәр елны көтеп алам. Уеннарда да бик теләп катнашам, кайбер елларны ярышларда җиңеп, хәйран саллы бүләкләр алганым булды. Бәйрәм хатирәләренең һәрберсе күңелдә яши. Сабантуйның күрке көрәш булса, бар яме төрле уеннарда дип саныйм.
Айрат Салихов:
— Бөек Ватан сугышы елларында да Сабантуйлар булган. Минем теләгем — бүгенге махсус хәрби операция шартларында да Сабантуйлар туктап калмасын, ә хәрби егетләребез туган якларга исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев