5 августта Мирный бистәсе паркында шәһәр мәдәният хезмәткәрләре Халыкара светофор көненә багышланган танып‑белү-күңел ачу программасы үткәрделәр.
Кояшлы җылы көн һәм балаларның яңгыравыклы көлүләре мөһим һәм кирәкле чара өчен менә дигән атмосфера тудырды. Аның максаты - балаларга да, өлкәннәргә дә юл йөрү кагыйдәләрен, игътибарлы һәм җаваплы җәяүле булуның мөһимлеген искә төшерү.
Программада светофор тарихы аерым урын алды. Яшүсмерләр кызыксынып беренче светофорның XIX гасырда ук барлыкка килүен һәм заманча җайланмалардан нык аерылып торуын беләләр. Алга таба балаларны күңелле конкурслар һәм викториналар көтте: алар светофор сигналлары, юл билгеләре һәм машина юлында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турындагы сорауларга җавап бирделәр.
Алып баручылар катнашучыларга шәһәр буенча имин хәрәкәт итү нигезләрен хәтерләрендә яңартырга, игътибарлы булырга һәм юлда үз җаваплылыкларын яхшырак аңларга ярдәм иттеләр.
Фотолар мәдәният йортыннан.
Нет комментариев