Авыл халкының тормыш-көнкүреш шартлары елдан-ел яхшыра бара. Югары Мәлем җирлегендә яшәүчеләр дә матур күрсәткечләргә ирешәләр, районкүләм үткәрелгән конкурс-бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар, һәр эштә актив катнашалар. Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы Ленар Сибгатуллин белән җирлекнең бүгенге проблемалары һәм мәшәкатьләре, авылның үсеше һәм яңарышы турында әңгәмә кордык.
- Ленар Илһамович, сез Югары Мәлем авыл җирлеге башлыгы булып әле күптән түгел генә эшли башладыгыз. Үзегез белән тулырак таныштырып китегез әле...
- Мин үзем Югары Мәлем авыл егете. Җирлек белән җитәкчелек итә башлавыма ике ел булды. Белемем буенча укытучы, район мәктәпләрендә математика, физика фәннәреннән укыттым, шәхси эшмәкәр булып та эшләдем берара. Тормыш иптәшем Эльмира белән өч бала үстерәбез. Олы улым Илгиз узган көз армия сафларында хезмәт итеп кайтты.
-Югары Мәлем җирлеге районда шәхси хуҗалыкларда иң күп мал асраучылардан санала. Җирлекнең активлыгы белән таныштырып үтегез әле...
-Безнең җирлеккә ике авыл керә: Югары Мәлем һәм Керәшен Мәлеме. Бу авылларда 343 кеше яши, шулардан 206сы – эшкә яраклы яшьтә, 85е – лаеклы ялда, 3се – тыл ветераны. Узган ел 3 бала туды, 6 кеше үлде. Авыл халкының төп өлеше агрофирмада хезмәт куя. Җирлектә шәхси хуҗалыкларда 192 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Шулардан 90ы – савым сыер. Авыл өчен шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үсеше, бу юнәлештә халыкның актив булуы мөһим. Югары Мәлемнән Ганиевлар 10 баш савым сыер асрый, Азат һәм Марат Талиповлар, Миннеәхмәт Ибраһимовлар да - күпләп мөгезле эре терлек асраучы булдыклы гаиләләр. Ә Керәшен Мәлеменнән Вениамин Уразайкин 10 баш үгез тота. Өч сыер асраучылар шактый бездә.
- Соңгы вакытта авыл җирлеген төзекләндерү, үзара салым программасы буенча нинди эшләр башкарылды? Агымдагы елга билгеләнгән планнарыгыз нинди?
- Район житәкчелеге ярдәме белән “Татнефть” хәйрия фондыннан иске су торбаларын алыштырырга - 750 мең, район бюджетыннан 83 мең сум акча бүлеп бирелде. Үзәк, Елга аръягы, Тукай урамнарында 1200 метр озынлыкта иске су торбалары алыштырылды, өстәмә ике янгын гидранты урнаштырылды. Шулай ук “Танефть” хәйрия фондыннан авыл мәдәният йортын ремонтлау өчен - 15 миллион, район бюджетыннан 5 миллион сум акча бирелде. Бүгенге көндә мәдәният йортыбыз танымаслык булып үзгәрде. Электр энергия-сен экономияләү максатыннан республика программасы буенча жирлектәге урам яктырткычлары барысы да “светодиодный”га алыштырылды.
Үзара салым акчасына узган ел Югары Мәлем авылында балалар мәйданчыгына яңа элементлар урнаштырылды, авыл зиратында корыган карт агачлар киселде, Елга аръягы урамының бер өлешенә таш түшәлде. Керәшен Мәлемендә урамга мәгълүмат тактасы урнаштырылды, Гагарин урамының бер өлешенә таш салынды. Агымдагы елда да үзара салым программасы буенча шактый эшләр планлаштырылды. Ноябрь аенда үткән авыл җыенында бер кешедән 500 сум күләмендә үзара салым җыю турында карар ителде. Бу средстволарга Югары Мәлемдә - Елга аръягы, Тукай урамнарындагы юлларны өлешчә ремонтлау, авыл зиратындагы карт агачларны кисү, Сабантуй урынын төзекләндерү, Яшьләр урамындагы юлга дренаж өчен торба салу; Керәшен Мәлемендә Гагарин урамындагы юлны өлешчә ремонтлау ниятләнә.
-Мәктәбе булган авылның гына киләчәге бар бит. Авыл мәктәбе, укучыларның уңышлары белән дә таныштырып үтсәгез иде...
- Югары Мәлем мәктәбендә 27 бала укый. Шунысы аяныч, быелгы уку елында беренче сыйныфка укырга керүчеләр булмады. “Чулпан” балалар бакчасына 8 бала йөри. Укучылар саны аз булса да, аларның уку, спорт, иҗат өлкәләрендә уңышлары зур. Укучылар “Тукай укулары”, “Муса Җәлил укулары”, Таҗетдин Ялчыгол конференцияләрендә уңышлы чыгыш ясыйлар. Агымдагы уку елында тормыш иминлеге нигезләре фәненнән Илдус Фәхретдинов (укытучысы Разин Абзалов) һәм татар теленнән Элина Трофимова (укытучысы Нурзилә Галиуллина) муниципаль олимпиадада призерлар булдылар. Февраль аенда Элина район данын республика олимпиадасында яклаячак.
-Һәр җирлекнең игелекле, һәр эштә башлап йөрүче шәхесләре була. Сездә андыйлар бармы?
- Әйе, җирлектә аларга таянып күп эшләр башкарыла Югары Мәлемдә авыл уртасына төшкән Тау чишмәсе халыкның яраткан урынына әйләнде. Ул тау башыннан көньякка карап чыга. Ә кыйблага карап агучы чишмәләр изгеләрдән санала, алар дәвасы һәм шифасы белән аерылып тора. Чишмә суга йөрергә авылдан ерак урнашкан. Башта Рөстәм Талипов шул чишмәләргә торбалар урнаштырды, аннан җир казытып, авыл уртасына кадәр төшертте. Хәзер биредә төп эшләр башкарылды, төзекләндерү эшләре генә калды. Фатыйх абый Габидуллин кияве Илгизәр белән мәчет ишегалдына зират һәм мәчет жиһазларын урнаштыру өчен гараж салып куйдылар, мәчет түбәсе металлочерепицага алыштырылып, кәрнизләре ясалды, манара матур итеп тышлана. Мәчеттә эшләрне башкаруга акчаны Азат Хәкимуллин бирде. Керәшен Мәлемендә шул авылдан чыгучы игелекле затлар тырышлыгы белән иске чиркәү янында гыйбадәт йорты урнаштырылды, бүгенге көнә биредә төзекләндерү эшләре бара. Мондый игелекле эшләрдә катнашучы Рөстәм Талипов, Азат Хәкимуллинга, Фатыйх абый белән кияве Илгизәргә, Николай Тихонов, Иван Батьков, Владимир Уразайкиннарга рәхмәт белдерәсем килә.
Шулай ук хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә мәктәптә маскировкалау челтәрләре үрелә. Район тарафыннан үткәрелә торган гуманитар ярдәмдә безнең җирлектә яшәүчеләр дә актив катнашалар. Җирлегебезнең хатын-кызлары, әбиләр тарафыннан оекбашлар бәйләү оештырылды. Бүгенгесе көндә 75 пар оекбаш бәйләнеп егетләребезгә җибәрелде, бу эш дәвам итә. Бу эшләрне оештыручыларга һәм анда актив катнашучы авылдашларыбызга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Нет комментариев