Республиканың Гидрометүзәк синоптиклары фаразына караганда, термометр баганасы 23 градуска кадәр күтәреләчәк.
Мондый җылы һава торышы төбәк халкын — дүшәмбе көнне көтә. Бу көнне 18-23 градус җылылык көтелә. Болытлы булса да, явым-төшем фаразланмый.
Атнаның икенче көнендә, ягъни сишәмбе көнне, шулай ук җылы һава торышы вәгъдә итәләр — 17 дән 22 градуска кадәр. Ләкин бу көнне кайбер төбәкләрдә бераз яңгыр булуы да ихтимал. Бу атна ахырына кадәр Татарстанда җылы һава торышы сакланачак.
Нет комментариев