Югары Шепкәдә хәрбиләргә ярдәм итү буенча киңкырлы эш бара
Яңалыклар

Югары Шепкәдә хәрбиләргә ярдәм итү буенча киңкырлы эш бара

Кеше авырлык килгәндә сынала, диләр. Хак сүзләр.

Мобилизацияләнгән егетләребезгә җылы оекбашлар бәйләү турында сөйләшкәч тә Югары Шепкә авылы апалары, әбиләре жиң сызганып эшкә кереште. Клуб хезмәткәрләре йон җыеп, аны теттереп кайттылар. Аннары клубка җыелып аны яздык. Йон язучы тырыш, сабыр ханымнар - Рәүфә, Мөнзилә, Гөлназ, Галия, Вәсилә, Гөлфирә, Равия,  Маһинур, Кәмәрия, Әлфинур, Хәмдениса, Тәслимә, Галия, Разыя, Рузалия, Гамирә, Рамилә, Айсылу, Язилә, Гөлсинә. Эрләүчеләр - Әлфия, Хәмдениса, Гайшә апалар. Бигрәк тә Вахитов урамы әбиләренә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Йон эрләү - сабырлык, тырышлык таләп итә торган авыр хезмәт. Җылы носкилар бәйләүчеләр - Әлфинур, Зөлфия, Маһинур, Кәмәрия, Равия, Рәйханә, Миннурый, Факиһә, Тәслимә, Гөлсәрия, Галия. Бик күп оекбашлар бәйләнде. Иң беренче посылкада - 25 пар, икенче тапкыр 23 пар китте. Соңыннан тагын 12 пар бәйләнде. Үргән маскировка челтәрләре эченә дә алты пар носки, баллы күчтәнәчләр салынды.

Рәфинә Мостафина егетләргә җибәрер өчен күп итеп чәкчәк, бавырсак, кош теле пешерде. Зөлфия Хәбирова токмач кисеп әзерләде. Раушан Нигъмәтҗанов мич-буржуйкалар ясый.
 Гуманитар ярдәм итүдә өлешен керткән һәркемгә Аллаһының олуг рәхмәтләре булсын. Һәрбарчагызга Раббыбыз сәламәт озын гомерләр насыйп итсен. Аяк-кулларыгыз сызламасын, якыннарыбыз исән-имин булсын. Илләр, көннәр тыныч булып күңел тынычлыгында һәр туган көнгә сөенеп яшәүләр насыйп булсын. Амин. Бу язмага керми калганнар булса, сезгә дә шул ук теләкләр.
Рәзилә Салаватова. 

Фотолар Югары Шепкә авыл җирлегеннән
 


Нет комментариев