Югары Пәнәчедә һәр елны җәй башында мәктәп бакчасында балалар Сабантуе оештырыла.
Оныкларын җитәкләп әбиләр, балалар, апалар, әниләр бәйрәмгә килде. Сабантуе гимн уйнау белән башланды. Күңелле уеннар — әйбер кисү, йомырка кабып һәм капчык киеп йөгерү, бәрәңге җыю, стаканга су тутыру, яшерелгән бүләкне табу, «ат» чабышы, әкият һәм мультфильм геройларын тану, татар халык җырларын җырлау, яулык алыш биюендә һәр бала катнашты.

Өлкәннәр дә читтә калмады: әбиләребез яшь чакларын искә төшереп, уеннарга чыктылар. Балаларга яшь чактагы Сабантуйлары турында сөйләделәр.

«Бәйрәм кызыклы, мавыктыргыч узды һәм бүләкләргә бай булды. Сабантуйны үткәрүдә акчалата һәм бүләкләтә булышкан һәр авылдашыбызга чын күңелдән зур рәхмәтебезне белдерәбез», — ди Югары Пәнәче мәдәният йорты җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.

Җәйге каникуллар әле алда, димәк, балаларның күңел ачулары башлана гына! Тыныч дөньяларда балаларның шат авазлары озак яңгырасын.
Фотолар мәдәният йортыннан
Нет комментариев