Югары Мәлемнең маскировка челтәрләре үрүчеләрен Разия апа бәлеш белән сыйлады
Яңалыклар

Югары Мәлемнең маскировка челтәрләре үрүчеләрен Разия апа бәлеш белән сыйлады

5 августта Югары Мәлем мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүчеләргә изге эшләре өчен рәхмәт әйтергә тәм-томнар белән төянеп Разия Рамазанова килде.

Югарымәлемлеләр маскировка челтәрләрен 2022 елның ноябрендә үрә башладылар. Әлеге игелекле йөрәкле хатын-кызлар хәтта эш күп булган кызу җәй көнендә дә челтәр үрүдән туктмыйлар.

“Мондый вакытта читтә калып, кул кушырып утырып булмый, без алгы сызыкта булган ир-егетләребезгә ярдәм итү өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшләргә тиеш”, - ди алар.

Разия апа махсус хәрби операциядәге егетләребез өчен маскировка челтәрләре үрүче апаларга матур сюрприз ясады. Ул аларны сыйларга үзе пешергән тәм-томнар - чәкчәк, төрле бәлешләр һәм тәмле чәй әзерләнгән иде.

Аннан соң Разия апа сетка үрүче апаларга бүләкләр дә өләште. Бу изге эше белән маскировка үрүче хатын-кызларның күңелен күтәрде.

Разия Рамазанова маскировка челтәре үрүчеләр янында
Разия Рамазанова маскировка челтәре үрүчеләр янында​

Разия апа кул эшләренә бик оста: алъяпкычлар, сөлгеләр, кулъяулыклар чигә, тукымалардан чәчәкләр, вазалар ясый.

Аның йорты да, бакчасы да әкияти дөньяны хәтерләтә. Курчаклар ясау белән дә мәшгуль. Күпләр аны татар милли ризыкларын пешерергә яратучы оста буларак та белә.

Бу вакыйга бердәмлекнең зур көчкә ия булуын дәлилли.

Фотолар мәдәният йортыннан.


Нет комментариев