Искезәйлеләргә ни өчен «Пяташник» кушаматы тагылган?
Яңалыклар

Искезәйлеләргә ни өчен «Пяташник» кушаматы тагылган?

ХIХ гасыр азагына Зәй инде ныклы икътисадлы һәм базар мөнәсәбәтләренә әзерлекле булып килә. Әйберләтә алыш-биреш товарны акчага сатуга күчә. Мәсәлән, бу чорда Зәйдә су ташучы һөнәре булу инде шәһәр мохите барлыкка килү турында сөйли.

Иске Зәйдә тау өстендә урнашу сәбәпле, су проблемасы һәрчак була. Болай карасаң, су якын елгада гына, әмма аны тауга алып менү шактый авыр хезмәт, шуңа күрә су товарга әйләнеп аны сата башлаганнар.

Су ташучы булып һәркем шөгыльләнә алган, бары тик моның өчен зур күләмле мичкәләр һәм арба белән ат кирәк. Ә аты булмаганнар сулы мичкәләрне җәен арбага, кышын чанага утыртып, тартып ташыганнар. Эчә торган суны тау астындагы чишмәдән, ә көндәлек куллану өчен Зәй елгасыннан алып менгәннәр. Әлбәттә инде, чишмә суы кыйммәтрәк, елга суы очсызрак йөргән. Еш кына су ташучыларга эт ияргән, алар өреп кешеләрне су мичкәсе килүе турында хәбәрләштергән. Шулай да, су ташучылар үзләре «Зәй елгасы суы, чишмә суы», дип сөрән сала торган булган.

Элегрәк елларда сәфәр чыкканнарга авыллар аша узганда кешеләр суны бушлай бирә торган булган, ә менә искезәйлеләр суны һәрвакыт 5 тиенгә сатканнар. Бер караганда сусаганга су сату сәер кебек, ә икенче яктан караганда алар аны үзләре сатып алган яисә хезмәт сорый торган ерак урыннан алып кайтканнар, бу инде суга бәя сорауны аклый.

Совет заманында искезәйлеләр хәтта Сабантуйларында бер кружка чишмә суын 5 тиенгә сата торган булганнар. Бу «эшмәкәрлек» эшчәнлеге өчен аларга «Пяташник» дигән шук кушамат та тагылган.

Хәзер исә, бу 5 тиенгә су сату тарихи фактын саклап, элеккеге заман һөнәре булган су ташучыларны мәңгеләштергәндә начар булмас иде. Ул безнең шәһәр кунаклары һәм туристлар өчен игътибарны җәлеп итәрлек билге булыр иде.


Нет комментариев