Игътибар: яңа акция! “Зәй егетләре — ил сагында”
Февраль аена да аяк бас-тык, димәк, көчле затларыбыз бәйрәме - 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне якынлаша.
Әлеге уңайдан “Зәй офыклары” газетасы редакциясе матур традициягә әйләнгән “Зәй егетләре – ил сагында” акциясен игълан итә.
Без бүген бу бәйрәмне аерым үзенчәлекле шартларда билгеләп үтәбез. Зәебезнең күп ир-егетләре бүген Ватан алдында биргән антларына тугры калып, хәрби бурычларын үтиләр. Без хәрби бурычын үтәүче, мобилизация буенча чакырылган, үзе теләп илебез сагына бас-кан Зәй егетләре белән горурланабыз. Һәм шул уңайдан алар турында язмалар, фотолар көтеп калабыз. Хатларны электрон почтага (zayof@yandex.ru), яисә Зәй шәһәре, Ялчыгол урамы, 9нчы йорт адресы буенча җибәрә аласыз. Белешмәләр өчен телефон: 7-24-50.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев