Яңа ел алдыннан Зәйнең танылган җирле шагыйрәсе Надежда Чепурнаяның яңа китабы дөнья күрде.
Ул “Аист на крыше” дип атала. Китапта шигырьләр һәм шул ук исемдәге повесть тупланган. Бу - авторның бишенче китабы. Автор яңа чыккан китабын беренчеләрдән булып безнең «Зәй-информ» оешмасына бүләк итте.
Надежда Семеновна игелекле гамәлләр кылып яши. Күптән түгел Әлмәт балалар йортына үз куллары белән ясалган 40 йомшак уенчык җибәргән. Шулай ук ул дуслары һәм укучыларын үзе ясаган Кар бабайларны да бүләк итеп сөендерде.
- Барлык укучыларыма да сәламәтлек, иминлек телим, - ди Надежда Чепурная.
Фото шәхси архивтан
Нет комментариев