Зәйдә яшәүче Фәйзерахман абый белән Нәсимә апа Басараевлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 60 ел бергә пар канатлар булып, бүгенге тормышка шөкер итеп гомер кичерәләр.
Алар Яңа шәһәрдә яшиләр. Болын хәтле иркен, якты фатирларының һәр почмагыннан җылы нур сибелә. Матур итеп түбәтәен киеп куйган Фәйзерахман абый, башына ак яулыгын бәйләгән Нәсимә апа искиткеч ачык йөзле булып чыктылар.
Фәйзерахман Гибадулла улы Бишсубашы авылында дөньяга килә. Ул беренче класска инде Иске Зәй мәктәбенә укырга бара, чөнки гаиләләре бирегә күченеп килә. Армия хезмәтен Семипалатинск хәрби полигонында атом-төш коралын сынауда катнашучы яшерен хәрби частьтә үтә.
— Армия хезмәтеннән кайтыр алдыннан бу турыда егерме биш-утыз ел сөйләргә ярамаганлыгы турында кисәтеп, кәгазьләргә кул куйдырттылар. И, сөйләрлекме соң, без, яшь солдатлар, ул вакытта нинди куркыныч эш башкарганыбызны, нурланыш алганыбызны аңламый да калдык. Минем армиягә киткәндә чәчләрем бик куе иде, кайткач коела башлады, — ди Фәйзерахман абый.
Ул 1961 елның 25 декабрендә, аерым исәптәге запастагы хәрби буларак, туган ягына әйләнеп кайта. «Куркыныч янау көчле булган махсус бүлекчәдә катнашучы» таныклыгын 2016 елда гына ала.
Нәсимә Кыям кызы — Әлмәт районы кызы. Аларның яшьлек еллары комсомол удар төзелеше чорына туры килгән, танышулары да эш урынында килеп чыккан. Нәсимә апа ГРЭСта торбалар изоляцияләүдә эшләгән, ә Фәйзерахман абыйның аларга баскыч ясаган вакыты. Кыз белән егет шул танышудан озак очрашып йөрмиләр, 1963 елның 1 маенда туй итәләр.
Фәйзерахман абый гомере буе төзүче булып эшләгән. Зәйдә ул төзегән йортлар бик күп. Тырыш хезмәткәргә Яңа шәһәрдән дүрт бүлмәле фатир биргәннәр. Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, тырыш хезмәте өчен бирелгән медальләре, күпсанлы Мактау грамоталары аның фидакарь хезмәт юлы турында сөйли.
Нәсимә апа ГРЭСта машинист булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
— Станция коллективы онытмый, бәйрәмнәрдә бүләкләр дә бирәләр. Рәхмәт аларга, — ди ул.
Бербөтен булып яшәгәндә генә ныклы гаилә корып була. Ике ул һәм бер кызга гомер бүләк итеп, аларда да тик яхшы сыйфатлар гына тәрбияләгәннәр. Алты оныклары, ике оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Әткәй-әнкәй йорты — алар өчен изге, якты һәм иң җылы урын. Еш кына газиз кешеләре янына җыелалар. Уллары Фәрит гаиләсе белән Зәйдә яши. Киленнәре Гөлшат белән Фәрит әти-әнисенең көн саен хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Фәйзерахман абыйның әнисе Нурлыбанат апа белән 46 ел бергә дус-тату яшәп, соңгы юлга кадерләп озатканнар. Киленнәренә дә кызым, дип кенә дәшәләр алар.
— Аллага шөкер, киленнәрдән, кияүләрдән бик уңдык, килешеп яшибез, — ди Нәсимә апа.
Икесе дә — дин юлында. Фәйзерахман абыйны зәйлеләр зур ихтирам белән Коръән мәҗлесләренә, сабыйларга исем кушу шатлыгын уртаклашырга, мәрхүмнәрне соңгы юлга озатырга чакыра.
«Тормыш юлы гел туры гына бармый, сикәлтәле, тайгак җирләре дә була. Сабыр итә, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Бер-береңне санлап, саклап яшәсәң, авырлыклар уза ул», — ди өлкәннәр, 60 ел бергә гомер итүнең серен ачып.
Аларның ачуланышып, үпкәләшеп йөрергә вакыты да булмаган. Икесе дә сугыш чоры, аннан соңгы авыр еллар балалары. Бар гомерләре хезмәттә үткән.
Аларның яши торган фатирлары Ринат Фәрдиев исемендәге парк янында гына. Паркта шәһәрнең матурлыгына сокланып йөрергә яраталар.
Шулай, бер-берсенә терәк, балаларына һәм оныкларына үрнәк булып тормыш юлыннан атлауларын дәвам итә Басараевлар. Киләчәктә дә барыр юллары бәрәкәтле булсын, балаларының, якыннарының кадер-хөрмәтенә төренеп, исәнлектә-саулыкта яшәргә насыйп итсен аларга.
Нет комментариев