Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Фоат Галимуллин: Гаяз Исхакый мәкаләләренең рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле

КФУ профессоры, әдәбият галиме Фоат Галимуллин бу турыда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Гаяз Исхакыйның шәхси көндәлекләрен тәкъдим итү чарасында әйтте.


"Гаяз Исхакыйның мәкаләләре рус теленә тәрҗемә ителүе бик әһәмиятле. Без, татарлар, аның иҗаты белән ныклап таныш, дип әйтеп булмый. Әле безгә бу өлкәдә эшләргә дә эшләргә. Ләкин аның фикерләрен, карашларын рус телле укучыларга да җиткерү кирәк. Чөнки, кызганычка каршы, үзебезнең татарларның да күбесе туган телебездә укый белми. Ә алар Гаяз Исхакыйның кем булуы, аның иҗаты, рус телендәге әсәрләре белән кызыксына», – диде ул.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, доцент Марсель Ибраһимов китап бастыруның максаты турында сөйләде.

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова Гаяз Исхакыйның көнләлекләре 41 дәфтәрдән торуын әйтте.

«Әлеге дәфтәрләрнең кыйммәте чиксез. Ул бу турыда үзенең васыятьнамәләрендә дә искә ала. Көндәлекләрне ул 1919 елдан 1953нче елга кадәр алып барган. Бүгенге көндә көндәлекләр 41 дәфтәрдән тора. Гаяз Исхакый әлеге көндәлекләрне иң кадерле әйбере буларак саклап, һәрвакыт үзе белән йөртеп, аларны күз карасыдай саклаган. Ул аларның кайчан да булса туган иленә кайтачагына һәм үзенең милли көрәш өлкәсендәге тарихы турында халкына барып ирешүенә өметләнгән», – диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев