Фитр сәдакасы — ул мохтаҗларга бәйрәмгә әзерләнү мөмкинлеге тудыру өчен бирелә торган ярдәм.
Аны бәйрәм көнендә генә тапшырырга да ярый, әмма бәйрәм намазы тәмамланганчы бирү – мөстәхәб. Шулай да кешеләр бәйрәмгә әзерләнсен өчен иртәрәк бирергә дә була. Әгәр дә инде фитр сәдакасы бәйрәмнең беренче көнендә тапшырылмаса, аны бәйрәмнең калган ике көнендә түләү дә ярый.
Фитр сәдакасы кемнәргә тиеш?
Фитр сәдакасы мөселман кешесе тарафыннан үзе тәэмин итәргә тиеш булмаган кешеләргә бирелә. Ул әни, әти, әби, бабайларга, балалар һәм оныкларга бирелергә тиеш түгел. Ир белән хатын да бер-берсенә бу төр сәдакаларны бирә алмый. Фитр сәдакасы нисабы булган байларга да тиеш түгел.
Зәкәт, фитр сәдакасы һәм фидияне әти һәм әни ягыннан абый, апаларга, аларның балалары, киленнәре, кияүләре, ирнең әти-әнисенә, хатынның әти-әнисенә түләү ярый, әгәр алар бай булмасалар.
Сәдака бер мохтаҗ кешегә яисә берничә мохтаҗ кешегә бирелә ала. Зәкәт һәм фитр сәдакасы акчаларын җыеп, аларны мохтаҗлар өчен аерым фондларда саклаучы оешмаларга һәм ышанычлы кешеләргә тапшыру ярый.
“Интертат” сайтыннан алынды.
"Татар-информ" / Владимир Васильев фотосы
Нет комментариев