Халыкара эшләр буенча Россия советы эксперты Кирилл Семенов Татарстан Республикасы Президенты вазифасының «Татарстан Республикасы рәисенә» үзгәрүен «Татар-информ»га шәрехләде.
"Рәис" сүзе гарәп дөньясында Президент синонимы булып тора. Бу "президент" сүзенең рус теленә тәрҗемәсе. Чынлыкта, бу бертөрле сүзләр, һәм алар арасында аерма юк. Бу сүз тарихи яктан гарәп теленнән. Бу сүз яңалык түгел, һәм ул гарәп дөньясында президентлык институты белән бер үк вакытта барлыкка килмәде. Рәис - билгеле бер вазфаии зат. Бу сүз Европа президент сүзенә караганда тирәнрәк тарихка ия. "Президент" сүзен дәүләт башлыгы исеме өчен генә түгел, ә компания башлыгы өчен дә кулланалар. "Рәис" термины "президент" терминына охшаган, чөнки ул шулай ук дәүләттә югары вазифаи затның яки предприятие башлыгын да күздә тота", – дип сөйләде эксперт "Татар-информ" га.
Татарстан Дәүләт Советы депутатлары республика җитәкчесе вазифасының яңа исемен – «Татарстан Республикасы башлыгы – Рәис» исемен тәкъдим итте. Бүген республика парламентының 39нчы утырышында Татарстан Конституциясенә үзгәрешләр кертелә торган тиешле закон проектын карыйлар.
Нет комментариев