Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Дүрт-Мунчада фронтка маскировка челтәрләре үрүчеләрне хөрмәтләделәр

22 сентябрьдә Дүрт-Мунча авылы мәдәният йортында чын-чынлап җылы һәм күңелле атмосфера хөкем сөрде. Бирегә махсус хәрби операция зонасына маскировка челәтәрләре үрүчеләр янына II ранг капитаны, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов килде.

Дүрт-Мунча мәдәният йортында өч авылдан - Дүрт-Мунча, Кабан-Бастрык, Зичәбаштан хатын-кызлар  2024 елның 7 октябрендә маскировка челтәрләре үрә башладылар. Шул көннән бүгенгә кадәр 350гә якын челтәр үргәннәр. Зичәбашларга Дүрт-Мунчага җәяү йөрергә бик ерак. Шуңа күрә алар үз авыл пунктларында челтәр үрә башлаганнар. Ләкин бу бина җылытылмый, салкын. Ә Зичәбаштан өч хатын-кыз бер көнгә бер челтәр үрә. Бу мәсьәләне хәл итәсе бар.

"Эш елның теләсә кайсы вакытында дәвам итә. Әмма волонтерларның ярдәме моның белән генә бетми. Безнең җирлек халкы гуманитар ярдәм җыюда да актив катнаша. Челтәрләрне беркайчан да алгы сызыкка буш җибәрмибез. Аларның һәрберсенә догалар укып, иң кирәкле әйберләрне - эчке киемнәр, оекбашлар, дымлы салфеткалар һәм башкаларны төрәбез. Кем челтәр үрергә йөри алмый, алар акчалата  ярдәм итә”, - ди Дүрт-Мунча мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Салихова.

Валентин Атласов хәрби зонага 21 мәртәбә гуманитар ярдәм илтә барды.

- Сез үргән маскировка челтәрләре егетләребезнең гомерләрен саклап калуга зур өлеш кертә. Шуңа күрә сезгә бу игелекле эшегез өчен рәхмәтләрен җиткерәләр һәрвакыт. Бу эшегезне туктатмагыз, зинһар. Егетләр безгә ышана, бездән ярдәм көтә. Челтәр ачканда туган яктан күчтәнәчләр алуга алар бик сөенәләр, - диде Валентин Александрович.

Шулай ук ул махсус хәрби операция зонасына барган саен командирларның волонтерларга Рәхмәт хаты һәм аеруча ныклы булышлык итүчеләргә, урыннарда гуманитар ярдәмне оештыручыларга медальләр җибәрүен дә белдерде.

Шундый Рәхмәт хаты 29657нче хәрби часть командиры исеменнән Дүрт-Мунча җирлегендә маскировка челтәрләре үрүчеләргә дә тапшырылды.

Очрашуның аерым һәм дулкынландыргыч мизгеле  – улы махсус хәрби операциядә катнашучы әнигә «Россия волонтеры» медален тапшыру булды. Зичәбаштан Мария Николаевнаның улы контракт буенча Ватаныбыз сагына баскан.  Әнисе бөтен көче белән сугышчыларга ярдәм итәргә тырыша, маскировка челтәре үрергә дә йөри.

-Без бу эшне бернинди  медальләр-бүләкләр өчен дә башкармыйбыз, ә йөрәк чакыруы буенча. Улым ике елдан инде артык махсус хәрби операциядә катнаша. Улларыбыз исән-сау кайтсыннар, илләребез тыныч булсын иде дип телибез, - ди Мария Николаевна.

Очрашу рәсми булмаган шартларда, чәй табыны артында узды. Моңлы гармун көйләренә волонтерлар кушылып җырладылар, биеп тә алдылар.  Гармунчы Марс Гуреевтан матур җырлар алар өчен зур бүләк булды.

"Безнең эшебез егетләребезне дошман күзеннән сакларга ярдәм итә икән, бу - иң мөһиме, без алар туган җирләргә әйләнеп кайтканчы тырышачакбыз”, - ди волонтер хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев