19 апрельдә Югары Пәнәче мәдәният йортында Бигеш авылының «Өмет» үзешчәннәр театры Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» спектаклен халыкка тәкъдим итте.
-Бер сулышта, бер тында барган спектакльне килгән тамашачы үз итте.
"Мировой әбиләр" уйнавы әбиле балачакка алып кайтты. Кызык һәм тапкыр сүзле әбиләр тамашачыны көлдерде дә, елмайтты. Спектакльдә һәр роль дөрес һәм уйлап бирелгән. Геройларның ышандырырлык итеп уйнавы – сәләт.
Бетүгә барган авыллар язмышы да спектакльдә урын алган. Спектакльдә өч буын бәйләнеше әсәрне тагын да күркәм һәм тәэсирлерәк итә.
Сәхнә бизәлеше, артистлар костюмы, грим, музыка, утлар - барысы да үз урынында һәм килешле иде.
Барча авылдашлар исеменнән һәр катнашкан артистка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Иҗади уңышлар теләп калабыз. Гаиләләрендә иминлек, бәхетле һәм бәрәкәтле тормыш, ныклы саулык, күп сөенечләр телибез, - ди Югары Пәнәче мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илһамия Гарифуллина.
фотолар мәдәният йортыннан
Нет комментариев