Аннары 11 көнлек Яңа ел каникуллары башлана.
2026 елның соңгы эш атнасы биш көнлек графиклы россиялеләр өчен өч көн булачак – 28 дән 30 декабрьгә кадәр. Бу хакта РИА Новостига «Белем» җәмгыятенең персонал белән эшләү департаменты директоры вазифаларын башкаручы Яна Ярхина хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Кыскартылган атна ял көнен 4 гыйнвардан 31 декабрьгә күчерү белән бәйле. Шул рәвешле, яңа ел каникуллары 11 көн дәвам итәчәк – 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр.
Нет комментариев