Таза, көчле рухлы Фроловлар нәселе
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы

Таза, көчле рухлы Фроловлар нәселе

Безнең Кабан-Бастрык авылында таза һәм көчле рухлы кешеләр байтак.

Шулар арасыннан Фроловлар нәселен  атап үтәр идем. Алар авылыбызда революциягә кадәр үк таза тормыш алып барганнар. Авылда физик яктан көчле, акыллы, тырыш һәм ярдәмчел, авырлыкларны җиңү юлын табып, бирешмичә алга бара торган көчле характерлы булулары белән аерылып торганнар. Колхозлашу чорында күп газапларга түзәргә, репрессия корбаннары булырга да туры килә аларга. Шулай булуына карамастан, беркемгә дә үч тотмыйча, бернинди үпкә сакламыйча тормышны яңабаштан башлап та югалып калмаганнар, сынмаган, сыгылмаганнар, үзәкләре нык, рухлары көчле булган. Кешеләрдән бер читтә йөрмәгәннәр, авыл тормышы эчендә кайнап, авылдашларның шатлыкларына куанып, авылда туган катлаулы сораулар булганда бөтен халык белән бергә туган проблемаларны чишәргә юл эзләп актив тормыш алып барганнар. Фролов (Некратов) Илья Фроловичның ике улы, өч кызы булган. Пётр, Михаил, Анастасия, Елизавета, Пелагия. Бөек Ватан сугышы башлану белән ир-егетләр Ватанны сакларга киткәннәр. Пётр дәдәйның гаиләсендә имән кебек таза, нык дүрт малай Сергей, Алексей, Степан, Иван; Михаил дәдәйнең гаиләсендә бер малай – Николай; Анастасиянең гаиләсендә бер малай – Михаил.

Пётр дәдәйнең 1907 елда туган олы улы - Сергей. 1941 елның 15 ноябрендә фронтка китә. 1943 елның 9 апрелендә хәбәрсез югала. Сугыш вакытында  хатыны Ефросиния чирли һәм 1948 елда үлеп тә  китә. Сергей дәдәйнең балалары Демьян, Анна, Александра яшьтән әти-әнисез калалар, бәләкәйдән тормыш авырлыкларын күреп  үсәләр. 

1908 елда туган икенче улы Алексей 1941 елның 14 июлендә фронтка китә, 1943 елның 1 январенда хәбәрсез югала, кечкенә улы Ефим ятим кала, әнисе Мария белән үсә. Мария түти аны кайтыр дип гомер буе көтеп яши. 

1941 елның 26 августында өченче уллары Степан фронтка китә. 1944 елның көзендә каты яралана. Кулына һәм ике аягына да сняряд кыйпылчыклары тия. Ә уң аягының үкчәсе снаряд кыйпылчыгына киселә. Кулына һәм аякларына операция ясап озак кына госпитальдә дәваланып ятканда ул өенә хат яза. 

Күптәннән бер хәбәре дә булмаган Степан дәдәйдән хат килгәч, куанычыннан нишләргә белмәгән Катя түти хатны укытырга күршеләренә кереп йөгерә. “Катя, мин хәзер аякларга басып йөри алмыйм, өйгә кайтсам, сиңа, балаларга имгәк кенә булырмын, кайтмам инде мин авылга...” дигән сүзләрне ишетеп Степан дәдәй фронтка киткәнче туган уллары Пётр, Илья, Николай, ул киткәч 1942 елның 15 февралендә туган кызы Галинаны кочаклап Катя түти елый-елый җавап хаты яздыра: “Ике аягың бөтенләй булмаса да кайт, мин урак урганда, башка эшләрне эшләгәндә син киткәч туган кызыбыз Галинаны тирбәтеп, юатып булса да утырырсың, балакайларыбыз белән кайтуыңны көтәбез”. 

1946 елда гына кайтып җитә Степан дәдәй. Кайткач, Катя түти аны үләннәр белән дәвалый, Степан дәдәй аякка баса, таякка таянып йөри башлый. Колхозда учётчик булып эшли. Тагын ике балалары Алексей һәм Мария туалар. Сугышта алган яралары, снаряд кыйлпылчыклары тынгылык бирми, 1960 елның 25 декабрендә 50 яшендә  вафат була. 


 
1913 елда туган төпчек уллары Иван Петрович та сугыш башлану белән 1941 елның июнь аенда ук фронтка китә. Өйдә Иван дәдәйнең әнисе Мария әби белән сөекле хатыны Марина, кечкенә кызы Нинила, улы Пётр һәм өч айлык яңа туган  Григорийны кулларында тотып озатып калалар. 1942 елда, ул сугышка киткәч, уллары Григорий туа. 42нче гвардия укчылар дивизиясенең 127нче гвардия укчылар полкы составында сугышларда катнаша. Курск өлкәсенең Орлик районы Волхов авылы янында барган сугышта 1943 елның 24  маенда каты яралана һәм аның сул кулы терсәктән түбән өзелә. 1943 елның августында инвалид булып ул авылга әйләнеп кайта. Колхозда бригадир булып эшли. 


 
Беренче рәттә (сулдан уңга) беренче – Иван Петрович, икенче рәттә сулдан дүртенче – Степан Петрович Фроловлар.

1946 елда Галина исемле кызлары туа. Шул бер кулы белән хуҗалыктагы бөтен эшне дә эшли ул. Аны авылыбызның Алып батыры дип әйтергә дә була. Иван дәдәй мәйданнарда бил бирмәгән. Сугышта кулы өзелеп калгач та ул Сабантуенда мәйдан уртасында сул кулына каеш бәйләп көрәшә һәм барысын да җиңеп беренче батыр булып кала торган булган. Агай-энеләре арасында Иван дәдәй озын гомерле булды, 73 яшендә 1987 елның 14 февралендә үлә.  9 Май көнне аны митингларга чакырып юбилей медальләре белән бүләкләделәр. Җиңүнең 40 еллыгына I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән дә бүләкләнде ул. 
Михаил дәдәйнең 1920 елда туган бердәнбер улы Фролов Николай Михайлович 1941 елның августында фронтка китә, 1942 елның февралендә яу кырында ятып кала. 


 

Фролов Илья бабайның кызы Анастасиянең 1923 елда туган олы улы Михаил Афанасьевич Брицов 18 яше тулгач ук 1942 елның 8 октябрендә фронтка китә һәм Берлинга кадәр немецларны куып бара. Михаил 8 класс белемле, яхшы укыган, русчаны да яхшы белгән, ВЛКСМ члены. Ул 2нче Украина фронтында 1697нче зенит артиллерия Будапешт полкы составында I  орудие, I батарея командиры урынбасары була. Корпус частьлары урнашкан урынга дошман авиациясе һөҗүмнәрен кире какканда кече сержант Михаил Брицов эшли торган орудие расчёты сугыш хәрәкәтләре вакытында дошманның дүрт самолётын бәреп төшергән. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 1945 елның 27  маенда Советлар Союзы Югары Советы Президиумы исеменнән хәрәкәттәге армия 1697  Будапешт полкының зенит артиллериясе командиры майор Верба боерыгы нигезендә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан 1947 елның 30  апрелендә генә демобилизацияләнә. 

1947 елның маенда өченче группа инвалид булып авылыбыз Кабан-Бастрыкка кайтып җитә ул. Авылыбызда шофёр булып эшли. 1948 елда Югары Баграж кызы Федорага өйләнә. Кызлары Анастасия туа. 1951 елда гаиләсен алып Әлмәт шәһәренә күченеп китә, уллары Василий, кызлары Галина туа. Ул җаваплы урыннарда Әлмәт шәһәрендә нефтьчеләрнең тәэмин итү бүлегендә җитәкче булып эшләп лаеклы ялга чыга. Юбилей медальләре, ә 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан ордены белән бүләкләнә.

Ватаныбызны саклаучылар юлсыз җирләрдә пычрак ерып, бернинди авырлыкларга карамастан, дошманны туган илебездән куып чыгарганнар һәм аны үз өнендә тар-мар иткәннәр. Сугышның ачы хәсрәтләре бик күп кайгы алып килгән һәм алар бу көннәрне искә алганда күз яшьләрсез сөйли алмыйлар иде. Күп югалтулар аша бирелгән безнең бәхетле тормышыбыз һәм азатлыгыбыз өчен каннарын түгеп, гомерләрен биреп көрәшкән меңнәрчә, миллионнарча батыр солдатлар арасында минем туганнарым – Фроловларның да булуы белән мин чиксез горурланам!


 
Таза, көчле рухлы Фроловлар нәселеннән булган Екатерина түти белән Степан дәдәйнең улы Алексей гаиләдә сугыштан соң 1947 елның 8 сентябрендә бишенче бала булып туа. Кечкенәдән әтисез калып әнисенә авылда тормыш алып барырга ярдәм итә. Ул бәләкәйдән олы туганнары, авыл ир затлары белән беррәттән урманда, бөтен кыр эшләрендә эшли. Колхозда ындыр табагында да, плугарь булып та, комбайнёр ярдәмчесе дә булып эшли ул. Авылыбызда сигезьеллык мәктәпне уңышлы тәмамлагач, урта белемне башта авылыбызда кичке мәктәптә, аннан соң Түбән Биш мәктәбендә дәвам итеп көмеш медальгә тәмамлый. 

Алабуга педагогика институтын уңышлы тәмамлап башта Якты Күл урта мәктәбендә физика, математика, астрономия укытучысы булып эшли. 1974 елдан аны Зәй эчке эшләр бүлегенә эшкә чакыралар. Бу өлкәдә белемен күтәрү өчен ул Казан, Ташкент, Киев, Омск шәһәрләрендә кыска сроклы курсларда укый. 1975 елдан җинаятьләрне эзләү бүлекчәсе инспекторы булып эшли. Үзенең тыныч холкы, төпле белеме аны хезмәт баскычларыннан акрынлап югары күтәрә. 1978 елда Алексей Степанович – өлкән инспектор, 1980 елда өлкән лейтенант. Һәм аны Зәй районы эчке эшләре бүлеге башлыгының урынбасары итеп билгелиләр. Шушы вазифада ул җәмәгать тәртибен саклау хезмәткәрләренең (ГАИ, ППС, ИВС, спец приёмник, участок инспекторлары) эшчәнлеген оештыру эшен башкара. Бу җаваплы эш белән бергә 1986 елдан, җинаятьләрне эзләү бүлекчәсендә эшләгәнен искә алып, аңа криминаль милиция белән җитәкчелек итүне дә йөклиләр. 1988 елда подполковник дәрәҗәсенә күтәрелә. 

1998 елда лаеклы ялга чыкса да, Алексей Фроловны 1999 елда Зәй хакимияте муниципаль район башлыгы урынбасары итеп эшкә чакырып алалар. Шулай ук ул ике чакырылыш халык депутатларының Зәй шәһәр советы депутаты булып сайлана. 2009 елда ялга китә. 

Алексей Фролов “Хезмәт ветераны”, “Эчке эшләр бүлегендә, дәүләт органнарында фидакарь хезмәт күрсәткәне өчен I, II, III дәрәҗә намуслы хезмәте өчен” медальләре , бик күп Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 

1980 – 1983 елларда Зәй ЭЭБ үзенең яхшы эш күрсәткечләре белән СССР Эчке эшләр министрлыгының Күчмә Кызыл байрагына лаек була. 

Алексей Степанович 1967 елда Түбән Биш мәктәбендә үзе белән бергә укыган Якты Күл авылы кызы Вера Михайловна Акатьева белән гаилә кора. Шуннан соң аларның тормыш юллары беркайчан да аерылмый. Вера Михайловна гомер буе Зәй эчке эшләр бүлегендә ведомстводан тыш саклау бүлегенең үзәкләштерелгән күзәтү пунктында дежурный булып эшләде. Аларның бер-берсен яратып, аңлап үрнәк, тату тормыш алып баруларына быел 59 ел! Алексей дәдәй белән Вера түти өч бала тәрбияләп үстерделәр. Чын күңеленнән сәнгатькә гашыйк Алексей Степанович кулына гармунын алып, Кабан-Бастрык мәктәбендә укыган чакта укытучылар белән бергә “Галиябану”, “Сүнгән йолдызлар” спектакльләрендә төп музыкаль рольләрдә Хәлил, Мәхдүмне уйнавын, Түбән Биш мәктәбендә хорда җырлавын балаларына, биш оныкларына, шау-гөр килеп үсүче алты оныкчыкларына шатланып сөйли. Шулай ук Алексей дәдәй үзләренең нәселләре, Бөек Ватан сугышында катнашкан батыр Степан бабалары һәм аның туганнары турында да горурланып сөйли. Вера түти белән икесе халык бердәмлеген, дөнья тынычлануын, балаларының, онык, оныкчыкларының исән-сау, матур тормышлы булуларын теләп яшиләр.


 
Әтисе Алексей Степанович кебек уллары Юрий да полиция хезмәткәре булып эшләп лаеклы ялга чыкты. Юраның уллары Алексей белән Вадим да илебезнең бәйсез киләчәге өчен хәзерге вакытта баручы көрәшнең үзәгендә, төрле тармакларында хезмәт итүчеләр. Тирән фикерле, тәрбияле, тотнаклы һәм үз эшенә җаваплы караучы Алексей һәм Вадим башкача булдыра алмыйлар. Дуслары, якыннары мобилизация буенча илебезне сакларга киткәч, алар читтә калмыйлар. Якыннары өчен авыр булса да, аларның бу карарларын гаиләләре аңлап кабул итә. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен икесе дә - Алексей да, Вадим да “За отвагу” исемле медаль ияләре. Һәр чорның үз геройлары. Бүген алар махсус хәрби операциядә катнашучы, илебезне яклаучы егетләребез.

Махсус хәрби операциядә булган Юрийның олы улы курку белмәс Алексей 2024 елның февралендә үзе контракт төзеп балалары тыныч күк йөзе астында үссен өчен дошманнарны үз җирләрендә тар-мар итәргә кирәк, монда үтеп кермәсеннәр, дип, кулына корал алып илебез сагына басты. Әле күптән түгел 2026 елның февралендә каты яраланып өйләренә әйләнеп кайтты. Бабайлар язмышы оныкларда кабатлана ... Карт бабасы Степан Петрович кебек Алексей да махсус хәрби операция зонасында контузия ала, аның да кулы, ике аягы снаряд кыйпылчыклары тиеп яралана, табаннары, үкчәләре дә чәрдәкләнә, ярыла. Аның да кулына, ике аягына да операция ясыйлар, госпитальләрдә озак дәваланганнан соң хәрби хезмәткә яраксыз, - дип аңа да группа бирелә һәм өенә җибәрелә.

Нәкъ җырларда җырланганча “Кошларда да кеше язмышлары”, оныкларда да бабалары язмышлары кабатлана.

- Егетләрнең һәрберсе белән горурланабыз, аларның рух ныклыгы, сабырлыгы, батырлыклары алдында баш иябез! Һәрбер сугыш җиңү белән тәмамлана. Безнең сугышчыларыбыз да Җиңү белән кайтырлар, егетләребезнең һәрберсен туган якларында, туган йортларында таза-сау килеш күрергә язсын, - ди Алексей дәдәй Фролов.

Анастасия Шәймәрданова,
Усад авылы, Лаеш районы


Нет комментариев