Намуслы хезмәттә яшьнәп үткән гомер
Дүрт-Мунчада яшәүче Зәйтүнә апа Насруллина соклангыч та, үрнәк тә тормыш юлы үткән.
Мөлаем, ачык, күзендә нур, йөзендә самими елмаю балкып торучы Зәйтүнә апага 94 яшь тулган дип кем әйтер?!
Бер гасырга якын озын гомер юлы. Ачлы-туклы балачак, кыз баланың җилкәсенә төшкән авыр хезмәт, сугыш еллары, үзәккә үткән ачлык, югалтулар, кайгылар… Нинди генә чаклары булмагандыр гомер юлында. Көчле рухлы, уңган, җитез Зәйтүнә әби авырлыкларга һич тә бирешмәгән. Акылы камил һәм хәтере яхшы, зиһене сокланырлык аның. Тик менә балалык чорыннан ук башланган сугыш афәте һич кенә дә хәтереннән чыкмый әбекәйнең…
1932 елның июлендә Сарман районының Күперле авылында туа ул.
– Әткәйне сугыш башлануның беренче көнендә үк алдылар. Авылдан алты кеше киттеләр. Без аларны озата бардык. Бер кавем баргач, без ардык һәм калдык. Без калу белән әткәй җыр сузып җибәрде:
«Без китәбез ахыры,
Бөгелмәләр аркылы.
Өстемдәге ак күлмәгем
Кәфен булыр ахры».
Ул көнне әнкәй төне буе төче күмәч пешерде. Иртәгесен алты хатын төйнәлеп Бөгелмәгә чыгып киттеләр. Ни белән барганнар, ни белән кайтканнар – анысын белмим. Әнкәй кайтты, без дә килеп җиттек, поезд да кузгалып китте, күрешә алмадык, диде.
Аяклары шешенгән иде. Урын өстендә ятты бер атна, – дип искә ала ул авыр балачагын.
Шулай итеп, әнкәләре Фәхергаләм кулына биш бала, әбиләре кала.
Ул елны кыш бик салкын килә. Кар күп ява. Игеннәр уңа.
“Әнкәйләр ерак басуга уракка баралар иде. Бөтенесе фронт өчен дип эшләделәр. Авыл халкы арасында ачлыктан күксегән башак ашап, агуланучылар да булды. Бер гаиләдән өч кеше үлде. Аларның өчесен бер кабергә җирләделәр. Кабер казырга да кеше юк. Ул елны авылны бүреләр бас-ты. Әнкәйләр көндез басуда эшлиләр, төнлә каравылга чыгалар. Аларга ияреп без дә төшәбез инде. Әнкәй каравылда көнне бер атны бүре ашаган. Әнкәйне идарәгә чакырдылар. Түлисеңме, төрмәгә китәсеңме, Фәхергаләм, дигәннәр. Түләрмен, әнә өйдә биш бала ач утыралар, алып чыгып китәрсез, дип әйттем дип кайтты”, – дип хатирәләр йомгагын сүтүен дәвам итте Зәйтүнә апа.
Кечкенә балалар да олылар белән басуга эшкә йөри. Басудан башак, борчак кузагы җыялар. Ә җирдә бер башак та калдырырга ярамый.
“Аннан күксагыз чәчтеләр безнең якта. Шуның орлыгын җыя идек, көз көне тамырын. Норманы тутырсаң, 300 грамм ипи бирәләр иде. Аяк-куллар канап бетә иде. Кычыткан, балтырган, песи борчаклары, черегән бәрәңге ашап исән калдык. Ә менә бәрәңге яфрагын ашап булмады, ачы иде. Үлән беткәч, аптырагач, әнкәй бәрәңге яфрагы алып керә иде”, – ди Зәйтүнә апа.
Сугыш бетәр алдыннан Чаллыга яшәргә күченәләр. Фәхергаләм апаның тутасы авылда ачка үләрсез, шәһәрдә әле укыган балаларга, үзеңә дә эшләсәң карточкага ипи бирәләр, дип чакыра аларны.
Әтиләре Хуҗиәхмәттән биш ел буена бер хәбәр дә килми. 1946 елның февраль аенда кайтып керә ул гаиләсе янына.
Зәйтүнә апа әтисе кайткан көнне бик ачык хәтерли.
– Чаллыга алар ике кеше кайттылар. Өсләрендә – шинель, башларында – солдат бүреге. Без урамда идек, йөгереп кайттык, аннан да зур сөенеч юк инде! Әткәй кайткач, без хәзер герой! Тормыш арулана, әнкәйгә дә җиңел булыр дип сөенәбез, – ди ул.
1953 елда Зәйтүнә апа Дүрт-Мунчага килен булып төшә. Сәмигулла абый белән Чаллыда танышалар. Егет ТМШга укырга килгән була.
Биредә дә тормыш бик авыр була. Колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя Зәйтүнә апа. Көндез эштә, төнлә чыбылдык сугалар. Ул чыбылдыкны март аенда кыр ягына алып барып саталар. Бер чыбылдыкка бер пот он бирәләр. Колхозлар ала торган була.
Гаиләдә бер-бер артлы ике бала туа. Олы кызлары Маһирә бүгенге көндә Казанда яши, уллары Миңнулла тормыш иптәше Мәйсәрә апа белән пенсиягә чыккач, Чаллыдан әниләре янына яшәргә кайтканнар.
Сәмигулла абый гомер буе шофер, комбайнчы булып эшли. 60 ел бергә матур, үрнәк гомер кичерә алар.
Зәйтүнә апа авылда учетчик, үлчәүче булып та эшли. Аннан Зәйдә көнкүреш комбинатында приемщик булып хезмәт куя. Эшендә алдынгылардан була.
Кул эшенә дә оста ул. Авыл халкына күлмәген дә тегә, фуфайкасын да сыра. Паласлар суга, мендәр тышлары, кулъяулыклар чигә.
“Һөнәрле кеше үлми ул. Нужа өйрәтте мине бу эшләргә. Килен булып төшкәндә, карт бабалары исән иде әле, и, бу бала белән ничек гомер итәрсең инде, бигрәк начар, үзе шәһәр кешесе, дигән Сәмигуллага. Аюны да өйрәтәләр, өйрәнер, бабай, дип әйткән ирем. Эшләмәгән эшем калмады. Кешегә кием тегеп гомер иттем. Суккан паласларымны Башкортстан якларына кадәр посылка белән җибәрә идем”, – ди Зәйтүнә апа.
Зәйтүнә апа бүгенге көндәге дөньядагы вазгыятьтан хәбәрдар.
“Балалар тыныч тормышта яшәсен, еллар тыныч булсын иде, сугышлар бетсен иде”, – дип тели ул.
94 яшендә дә әби тик утырмый, бәйләү белән мәшгуль ул. Махсус хәрби операциядәге егетләргә мунчалалар, оекбашлар бәйләп җибәргән. Шушы арада гына әллә ничә пар бияләй бәйләгән. Аларны ул бүләккә дип бәйли. Газета, журналлар укырга ярата. Аларны күзлексез укый. Заманында оста җырчы була, шигырьләр дә яза. Нечкә күңелле, олы йөрәкле кеше ул.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев