Имәнлебаштан ике бертуган Ленинград блокадасында очраша
Нуретдин Мотахетдин улы Мифтахов Имәнлебаш авылында беренче тракторчы булган. Шул сәбәпле аны беренче елда Бөек Ватан сугышына алмыйлар. Уңыш җыеп алгач, көз көне фронтка китә ул. Фронтта генерал Конев командалыгындагы дивизиядә артиллерист булып хәрби юл үтә.
Бабасы турында хатирәләре белән Рәмзия Мәүзиева уртаклаша:
«Нуретдин бабай Ленинград блокадасына эләгә. Ашарга юк… Бервакыт ул котелок тотып паекка бара һәм машинада өлкән абыйсы Мөбарәкша узып баруын күрә. Ул котелогын ташлап, кычкыра-кычкыра машина артыннан йөгерә. Шулай язмыш кушуы буенча сугышта ике бертуган очраша. Аларның шатлыкларының чиге булмый. Анда алар икәүләп фотога да төшәләр (нәкъ менә бу фото Ленинградтагы очрашудан).
Алга таба аларның юллары аерыла. Бабай Берлинга кадәр барып җитә. Ул яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Бабай көчле контузия ала, блокадада цинга белән авырган, шуңа бер колагы чукрак, тешләре юк иде. Бабабыз көчле рухлы һәм бик тырыш кеше булды. Ул әле яшәр иде, бөтен сугышны узып, ике үлемне кичергән кеше булса да…
Ләкин язмыш авыр сынау әзерләгән булып чыга.1979 елда бабам Яңа ел бәйрәменә олы кызына Әстерханга кунакка бара. Кич белән ялгызы йөргәндә, караңгы почмактан бер төркем яшүсмерләр чыгып, башына каты итеп сугалар, тунын салдыралар, документларын һәм акчаларын алалар, алар арасында Кызыл Йолдыз орденына таныклык та була. Бабай аңына килмичә шунда үлә. Аны Әстерханда җирлиләр. Җинаятьчеләрне тапмадылар…
Мин бабам белән бик горурланам!»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев