Ирле-хатынлы Бөек Ватан сугышы ветераннары Александр Зотов һәм Акулина Брицованы Кабан-Бастрык, Сәрәпәле, Кадер авыллары горурланып искә ала.
Кабан-Бастрык авылының өлкән сержанты Акулина Брицова
Акулина Яковлевна Брицова Кабан-Бастрык авылында 1923 елда урта хәлле крестьян Мария һәм Яков Брицовлар гаиләсендә туа. Туган авылында җидееллык мәктәпне ул бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый. Аннан Алабуга китапханә техникумына укырга керә һәм комсомолга кабул ителә. Ул чакларда бөтен җиргә дә күбесенчә җәяү йөрү бит. Әтисе Җәкәү дәдәйнең кыш көннәрендә Кама елгасы боз белән каплангач, Алабугага җәяү чәнәшкә тартып ашамлык алып килүен еш искә алып сөйли торган булга Акулина түти. Анда укыганда ул Кадер авылында туып үскән Серафима исемле кыз белән дуслаша. Серафима яшьли ятим кала. Кечкенәдән ярдәмчел, кунакчыл гаиләдә үскән Акулина ял көннәренә җәяүләп әти-әнисе янына кайтканда Серафиманы да үзләренә кунакка алып кайта. Серафима белән Акулина икесе дә яхшы укыйлар, спортны яраталар, чаңгы ярышларында, үзешчән сәнгатьтә актив катнашалар.

Акулина 1941 елда техникумны уңышлы тәмамлап, Сарман китапханәсендә эшли башлый. Тынгысыз холыклы, тиктормас Акулина шушы ук елда дус кызлары белән тракторчылар курсына да укырга керә. Элеккечә үк культура-агарту эшендә дә актив катнаша.
19 яшьлек Акулина Брицова 1942 елның 19 маенда фронтка китәргә дип военкоматка чакырыла. “Дошман илебезнең шәһәр, авылларын җимереп, безне бөтенләй басып алып кол итәргә җыена. Кайда, нишләргә җибәрәләр, ачыклап тору да уңайсыз, сорасаң да әйтеп, аңлатып торырга бер кешенең дә вакыты да юк. Ничек сорау биреп торасың, барыбызның да иң беренче максат һәм теләк – тизрәк фашистларны җиңеп, илебездән чыгарып, аларны Берлинга кадәр куып бару. Төнлә Бөгелмәдән поездга утырып киттек, озак бардык. Туган яктан, әти-әни, туганнар, яраткан эшебездән, дусларыбыздан аерылгангадырмы, елашып та алдык. Байтак кына баргач, юлда йокымсырап та киткәнбез. Күземне ачсам, яктырган, поезд тәрәзәсеннән урманнар, биек таулар күренә. Сугыш барган җирләрдә мондый таулар юк ич. Без башка якка, Урал тауларына барабыз түгелме соң? Чынлап та шулай булган икән, безне Ерак Көнчыгышка алып баралар икән. Берничә тәүлек барып поезд туктагач кына безне самолётларның моторларын көйләргә өйрәтер өчен курслар үтәргә алып килгәннәрен белдек. Бер ел укытканнан соң безне Ерак Көнчыгышта урнашкан 534нче авиаполкка билгеләделәр”, - дип искә алып сөйли ул үзенең балалары һәм укучыларына. “Ерак Көнчыгышның климат шартлары кырыс була. Әнием әле анда бөтен җирдә кыргый виноград үсүен, аларга кызыл балык белән уха пешерүләре турында да сөйли иде”, – дип әнисе сөйләгәннәрен искә ала олы кызы Людмила Александровна.

Акулина Яковлевна 1943 елның августыннан 1945 елның октябренә кадәр 534нче авиаполкның 53нче авиамастерскоенда авиамоторист булып хезмәт итә. Сугышчылар үзләренә тапшырылган хәрби бурычны намус белән үтиләр – самолётларны ремонтлыйлар, әһәмиятле очышка әзерлиләр. Ул дәһшәтле елларда әти-әнисе Җәкәү дәдәй белән Мария түтигә аның часть комсоргыннан шундый эчтәлектәге хат та килә: “Сезнең кызыгыз Япония агрессорларына каршы көрәшкә зур өлеш кертте. Без андый комсомоллар белән горурланабыз! Патриот кыз тәрбияләгәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез”.
Акулина Брицова 1945 елның 9 октябрендә демобилизацияләнә. 22 яшьлек сержант кыз 1945 елның 16 декабрендә авылыбызга матур итеп солдат формасы белән кайта.
Барлык хатын-кызлар кебек үк, авылдашыбыз Акулина Яковлевна да Җиңүне якынайтуга үзеннән зур өлеш кертә. “Сугыш турында күп сөйләргә яратмады. Бик авыр иде, әмма без югалып калмадык, чөнки җиңүгә ышана идек, дип исенә төшерә иде”, - ди олы кызы Людмила.
Җиңүдән соң туган ягыбызга кайткач, Акулина Яковлевна 41нче балалар йортына тәрбияче булып эшкә урнаша. Ул балалар йортына сугыш вакытында әти-әнисез калгач эвакуацияләнгән төрле милләт балаларын урнаштыралар. Бу балалар йорты районыбызның Поручик авылы янында, урман аланлыгында урнашкан була. Хәзер шул балалар йортын хәтерләтеп ул урында сәрби куаклары үсеп утыра. Аннан соң ул балалар йортын Федот авылы янындагы урмандагы аланлыкка күчерәләр. Акулина Яковлевна да шул ук балалар белән Федот балалар йортына өлкән пионервожатый булып күчә. Шунда эшләгән чакта Сәрәпәле авылы егете, фронтовик Александр Зотов белән таныша.
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән Александр Зотов

Александр Зотов 1920 елда Зәй районы Сәрәпәле авылында туа. Җиде классны тәмамлагач, Свердловск шәһәрендә абыйсы янына барып эшләп тә кайта. 1939 елда Кызыл Армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башлану белән ул фронтка, алгы сызыкка алына. А.В. Суворов, М.И. Кутузов орденлы 373нче Кызыл Байраклы укчылар дивизиясенең 41нче укчылар полкында сугышта катнаша. Өч тапкыр яралана. Беренче тапкыр 1942 елның 20 июнендә, икенчесе 1943 елның маенда каты яраланып, икесендә дә Казан күчмә кыр госпиталендә дәвалана. Бер тапкыр кулы яралана. Аннан соң аны 619нчы аерым элемтә батальонына телефонист итеп күчерәләр. 1945 елның 2 февралендә “Иптәш Зотов артиллерия һәм миномет уты астында үз гомерен куркыныч астына куеп, линиядәге өзекләрне бетерде. 20 минут эчендә берүзе 12 өзеклекне ялгады һәм сапёрларның бөтен эш барышында элемтә өзлексез булды. Советлар Союзы Югары Советы Президиумы исеменнән немец илбасарларына каршы көрәштә фронтта командованиенең хәрби биремнәрен төгәл итеп үтәгәне һәм шул ук вакытта батырлык күрсәткәне өчен 619нчы аерым элемтә батальон телефонисты кызылармеец Зотов Александр Степанович 1945 елда Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
Яшь укытучылар гаиләсе
Җитез хәрәкәтле, шат күңелле, ачык йөзле чибәр Акулинаны яратмый мөмкин түгел, бер күрүдә ошата аны Александр. Алар 1947 елда гаилә коралар. Александр Степанович зәңгәр күзле, бөдрә чәчле, гармунда, мандолинада уйный, барлык эшкә дә кулы ятып тора, физик яктан да нык, үзе тәртипле, акыллы егет була. Ул музыка, физкультура, хезмәт дәресләрен алып бара.

Акулина Яковлевна һәм Александр Степанович рәхимсез сугыш аркасында ятим калган балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны үз балаларыдай якын күреп яраталар, алар белән төрле походлар оештыралар. Федотта яшәгәндә олы кызлары Людмила туа. Аннан соң балалар йортын Бигеш авылына күчерәләр. 1950 елда аларны Кадер җидееллык мәктәбендә эшли башлыйлар. Акулина Яковлевна башлангыч класслар укытучысы итеп билгеләнә һәм лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли. Лаеклы ялга чыккач та аны 60 яшенә кадәр пионер лагерена да, балалар белән мәктәп бакчасында эшләргә җитәкчелек итәргә дә, авырып, яки декрет ялына киткән укытучылар урынына эшләргә дә еш чакырып торалар. Ә Александр Степанович башта Кадер җидееллык мәктәбендә хезмәт, физкультура, музыка фәннәреннән укытучы, аннан соң колхозда учётчик, соңыннан тегермәнче булып эшли. Гадел, кешелекле Александр дәдәй Кадер авылында зур ихтирамга лаек була. Поручик һәм Федот балалар йортында тәрбияләнгән балалар да аларны онытмый. Укып чыгып үзләренә һөнәр сайлап зур тормыш юлына чыккач та алар яраткан тәрбиячеләренә хатлар язып, рәхмәт әйтеп хәлләрен белешеп торалар. Александр Степанович һәм Акулина Яковлевна да аларның тормышлары белән кызыксынып торалар. Еш кына ямьле җәй көннәрендә Кадер авылына аларның өйләренә иң якын кешеләренә кайткан кебек кунакка кайталар, җиләк, гөмбә җыеп, Зичә елгасында су коенып, балык тотып, яр буенда учак ягып, көлендә бәрәңге, уха пешереп, сабый чакларын, балалар йортында үскән вакытларын, паходларда йөргәннәрен гомерләренең иң якты, иң рәхәт мизгелләре итеп искә төшереп рәхмәт әйтеп китәләр.
Акулина Яковлевна балалар белән оста эш итә белә, аларның тормышы белән яши, мәктәп коллективында игелеклелеге белән аерылып тора.
Әти-әниләреннән балаларга күчкән яхшы сыйфатлар
Кадер авылында бер-бер артлы балалары Римма, Тамара, Юлия, Юрий туалар.

“Безнең туган йортыбызда һәрчак күңелле булды. Әтием гармунда, мандолинада уйный иде, аңа охшап сеңелем Юлия да - мандолинада, Юрий гармунда уйнарга өйрәнделәр. Әтием, Юлия белән Юрий матур җырлыйлар, ә әнием җиңел гәүдәле, бик җиңел бии иде, аңа охшап Юлия белән Римма да матур, җиңел бииләр. Әти-әнием бик кунакчыл булдылар. Безнең өйдән кеше өзелмәде, аш-сулар еш булды, туганнар, дуслар җыелышып борынгы керәшен җыруларын берничә тавышка җырлыйлар иде. Ә 21 ноябрьдә Микайлу бәйрәменә Кабан-Бастрыкка әниемнең туган авылына ерак әби, ерак бабайларга бара идек. Анда да шулай ук, моңлы борынгы керәшен җырлары, һәр кешегә атап рәт җыруларын җырлаулары, такмак әйтеп биюләр истә калган, уен-көлке, күңелле була иде. Кайчан барсаң да төп йортта яшәүче әниемнең бертуган энесе Алексей ерак дәдәй белән Мария җиңги безне ачык йөз белән каршы алдылар. Әти-әниебез безгә кешеләрнең яхшы сыйфатларын күрергә өйрәттеләр. Безнең өйдә беркайчан да, беркем турында да начар сүз әйтмәделәр. Без барыбыз да бөтен кеше дә яхшы дип уйлап үстек. Еллар узгач, кемдер турында урамда сүз ишеткәч, хәйран калып тора идек, без аны белми дә калганбыз икән. Әти-әниебез үзләре яхшы күңелле булганнар”, - дип сагынып искә ала ул елларны кызы Людмила.
Ватаныбызның батыр ул-кызлары алар
Ватаныбызның батыр кызы Акулина Брицова “Батырлык өчен”, “1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен”, “Бөек Ватан сугышының 25 еллыгы хөрмәтенә”, “1941 – 1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүгә 30 ел”, “1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында җиңүгә 35 ел” медальләре белән 1985 елның 6 апрелендә “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены белән, “Бөек Ватан сугышының 45 еллыгы хөрмәтенә”, “Бөек Ватан сугышының 50 еллыгы хөрмәтенә”, “Герой ана” медальләре белән бүләкләнә.
Шулай ук Ватаныбызның батыр улы Александр Зотов та барлык юбилей медальләре, 1985 елның 6 апрелендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм тагын “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 55 ел хөрмәтенә”, “Бөек Ватан сугышында җиңүгә 60 ел хөрмәтенә” юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Халык бәхете хакына көрәштә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Зотовны, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветераны, Герой ана Акулина Яковлевна Брицованы Кабан Бастырык, Сәрәпәле, Кадер авыллары халкы онытмый, горурланып искә ала.
Анастасия Шәймәрданова.
Усад авылы, Лаеш районы
Нет комментариев