Зәй районында махсус хәрби операциядә катнашучы ике дус сайлау участогында очрашты
Иске Тәкмәк авылында урнашкан сайлау участогында ике дус – бер көнне мобилизация буенча Ватан сагына баскан егетләр очрашты.
Артур Терешин – Бүре-Сарай авылыннан. Ә Сергей Бобров – Иске Тәкмәктән. Алар икесе дә 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылганнар. Егетләр икесе дә хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен дәүләт һәм Оборона министрлыгы бүләкләренә ия булганнар.

“Артур минем командирым иде. Луганск һәм Донецк юнәлешләрендә булдык. Авдеевканы азат итүдә бергә катнаштык. Дустымны – командирымны күрүгә бик шатмын”, - ди Сергей.
Сергей – “Волчок” бүгенге көндә яралану сәбәпле реабилитация уза. Ә Артур чираттагы сугышчан бурычын үтәгәндә пехота минасы шартлап, аягын өздерә. Хәзер ул протезлар ярдәмендә хәрәкәт итә. Бүгенге көндә Артур Түбән Кама институтына технологка укырга кергән. Үзен төрле ярышларда сыный. “Ватанны саклаучылар” фондының район филиалы үзенә нык ярдәм итүен белдерә.

Ике егет тә сайлауларга килеп, үз гражданлык бурычларын үтәделәр.

“Сайлауларга теләп йөрибез. Татарстаныбызның - чәчәк атучы республика, Россиянең көчле ил булуын телибез. Бүген без илебезнең азатлыгы, бәйсезлеге өчен тавыш бирдек. Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау җиңү белән кайтуларын телибез”, - диде хәрби егетләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев