Зәйдә җирлек башлыклары күчмә семинарда уртак мәсьәләләр турында фикерләшә
Бүген Зәй районының Ал. Бистәсе авылында җирлек башлыкларының район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә күчмә семинары үтә.
Традицион төстә урыннарга чыгып җирлекләр яшәешен күзәтү, тәҗрибә уртаклашу максатында оештырылучы мондый семинарлар алдагы эшчәнлекне планлаштыруга зур ярдәм итә.
Семинарда катнашучылар Валентин Шалапаевның һәм Валерий Кочетовның крестьян – фермерлык хуҗалыкларында булдылар, алардагы эш оештырылышын карадылар. Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев фермерларга каралучы программалар, субсидияләр турында да бәян итте.
Алга таба Ал. Бистәсендә үзара салым хисабына төзекләндерелгән авыл урамы юлы һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган һәйкәлне яңарту эшләре каралды.
Семинарда катнашучылар шулай ук “Александр Невский” храмында, фельдшер-акушерлык пунктында, мәктәптә, китапханәдә булдылар. Китапханәдәге махсус хәрби операция темасына әзерләнгән “Помощь фронту” күргәзмәсе бик тә тәэсирле булды.
Соңыннан авыл мәдәният йортында семинарның пленар утырышында көн кадагындагы мәсьәләләр турында сөйләштеләр.
Илнар Идиятов, Ирина Смирнова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев