Закон бозган сатучы җавапка тартылачак
Закон һәм кеше

Закон бозган сатучы җавапка тартылачак

Алкоголь базарында хокук бозуларны кисәтү һәм кешеләрнең спиртлы суррогатлар белән агулану очракларын булдырмау максатыннан район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре даими тикшерүләр үткәрәләр.

Узган атнада шундый бер факт ачыкланган.

Зәйдәге кибетләрнең берсендә сатучы законда тыелган вакытта алкогольле продукция саткан.

“Хокук бозуга юл куйган сатучыга карата административ йогынты чаралары күреләчәк”, - дип хәбәр итәләр полициядән.


Нет комментариев