Туган як тарихын өйрәнүче тууына – 100 ел
Яңалыклар

Туган як тарихын өйрәнүче тууына – 100 ел

Агымдагы елның 21 октябрендә туган якны өйрәнүче, педагог, җәмәгать эшлеклесе, Зәй шәһәре тарихы буенча күп мәкаләләр авторы Таисия Ивановна Карпованың тууына 100 ел тулды.

Шундый истәлекле юбилей уңаеннан Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда  «Поиск – главное дело всей жизни» дип исемләнгән Таисия Карповага багышланган күргәзмәне тәкъдир итү булды. Аның турынңа «Зәй энциклопедиясе» авторы Владимир Малахов  «Зур хәрефтән туган якны өйрәнүче» дип язып калдырган.

Күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Таисия  Карпованың күп дистә еллар буе эзләнү, туган якны өйрәнү эшләре вакытында җыйган бай архивы тәкъдим ителгән. Мөхтәрәм затның районыбызның күп гасырлык тарихын өйрәнүгә керткән зур өлешен бәяләп бетергесез. Ул бу игелекле миссияне Зәй   интернат – мәктәбендә башлады, бу кызыклы, мавыктыргыч эшкә үз укучыларын да җәлеп итте. 1985 елның языннан ул бу эшне Зәй туган якны өйрәнү музеенда дәвам итә, аны төзүдә бик актив катнаша.

Бүгенге көндә дә безнең музей фондларында XX гасырның беренче яртысындагы хәлиткеч вакыйгалар чагылдырылган документлар, фотосурәтләр, истәлекләр, шулай ук архивлардан, музейлардан тапкан, кызыклы кешеләр язмышларына кагылышлы материаллар саклана. Аларда Беренче бөтендөнья сугышы, Бөек Октябрь Ссоциалистик революциясе, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Совет властен, безнең төбәктәге беренче коммуналар һәм колхозларны оештыручылар, беренче комсомоллар белән хат алышуларыннан алынган башка чыганаклар бар.

Бу эштә Таисия Ивановна сугыш һәм хезмәт ветераннары советы белән актив хезмәттәшлек итә, аны 1987 елдан башлап аның ире Филипп Сергеевич Карпов – Бөек Ватан сугышында катнашучы җитәкләгән. Ул әле  1920 елның февралендә Зәй шәһәре һәм Зәй волосте янында кабынып киткән һәм күп кенә зәйлеләр өчен фаҗигагә әйләнгән «сәнәк» фетнәсе тарихы буенча зур документаль архив туплый.  Аның бай мирасын бүгенге көндә Зәй туган якны өйрәнү музееның яшь хезмәткәрләре актив өйрәнә һәм яңа ачышлар, фактлар белән тулыландыра. 

фото: музейдан
фото: музейдан 

Карпова Таисия Ивановнаның 1983 елның 28 февралендәге соравы буенча Зәй  интернат-мәктәбенең 1121нче музее адресына үзәк дәүләт борынгы актлар архивыннан  «Зәй шәһәре тарихы буенча документларны ачыклау турында» 1983 елның 5нче маендагы 388нче номерлы белешмә бирелгән иде.

Бу архив белешмәсеннән мәктәп-интернатның төбәкне өйрәнүчеләренә, ә тиздән барлык зәйлеләргә дә беренче мәртәбә Зәй шәһәренең кайда һәм кайчан Кама аръягы сак сызыгында куәтле Кирмән буларак нигез салынганлыгы билгеле булды: шәһәр-кирмәннең нигез салынган урыны – шәһәрнең тарихи үзәге – Иске Зәй, дөресрәге  Мәктәп тавы, нигез салынган елы – 1652. Киләсе елда Зәйгә 375 ел тула.

Чарага тарихчының нәсел дәвамчылары килде

Бу көнне Филипп Сергеевич һәм Таисия Ивановнаның улы Карпов Сергей Филиппович һәм хатыны Галина Павловна, аларның балалары һәм оныклары музейның  кадерле кунаклары булды.  Ә аларның кызы Оксана Сергеевна бу истәлекле очрашуга махсус үзе әзерләгән  юбилей торты алып килгән иде. 

Күргәзмәне тәкъдир итү мизгелендә без Таисия Ивановнаның абыйсы-Чиләбедә яшәүче Геннадий Иванович Аржевитиннан сәламләү алдык. Ул атаклы төзүче, галим, элек эре сәнәгать производстволары һәм проект оешмалары җитәкчесе, «Ел кешесе». Менә берничә ел инде музей хезмәткәрләренең безнең данлыклы якташыбыз белән дустанә мөнәсәбәтләре урнашты.

фото: музейдан, Таисия Карпованың якыннары
фото: музейдан, Таисия Карпованың якыннары

Геннадий Иванович барлык музей башлангычларыннан хәбәрдар, аңа безнең туган якны өйрәнү эшләре, күргәзмәләр, башка чаралар кызыклы. Ул безнең хуҗалык проблемаларыннан да читтә калмый, һәрвакыт безгә хәйрия ярдәме күрсәтергә әзер. Аның финанс ярдәме белән без компьютер, фәнни-фонд һәм мәдәни-мәгариф эшчәнлегендә кирәкле башка техник чаралар сатып ала алдык. 

22 октябрьдә Зәйнең  1нче мәктәбе 7нче сыйныф укучылары, педагог Наталья Попова җитәкчелегендә әлеге күргәзмәдә булдылар. 

Людмила  Симонова, музейның өлкән фәнни хезмәткәре.


Нет комментариев