Разиф Кәримов Марат Кәримов белән берлектә бертөркем зәйлеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар.
“Россиянең агросәнәгать комплексы мактаулы хезмәткәре” исеменә район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев лаек булды. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте идарә консультанты Әлфия Зиннәтовага белдерелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталары белән идарә консультанты Лиана Ибраһимова, “Восток” агрофирмасы тракторчы-машинисты Миргасим Сибгатуллин бүләкләнделәр.
Министрлыкның Рәхмәтен тракторчы-машинистлар “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Николай Бутяев, Николай Мельников, Юрий Карсаков, “Зәй” агрофирмасыннан Рәсим Закиров, Нәфис Шәфигуллин, “Восток” агрофирмасыннан Нияз Җамалиев, “Агросила-Логистика” җәмгыятеннән Илгиз Фатыйхов, шикәр заводы хезмәткәрләре Ирина Леонтьева, Владимир Кошиков, терлекче Лариса Латыйпова, шулай ук агросәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре Василий Носов, Александр Абдулов, Венера Габидуллина, Сирен Зарипов алдылар.
Һәр бүләкләү тантанасы район сәнгать әһелләре чыгышлары белән бизәлде.
Нет комментариев