Бүген Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә Бөтенроссия көрәш турниры ачылгач, аның хөрмәтенә куелган истәлек билгесенә чәчәкләр салып, билгеле шәхесне искә алу чарасы да үтте.
Гармунлы һәйкәл Ринат Фәрдиев исемен йөртүче ял паркында урнашкан. Бирегә мәртәбәле кунаклар, Ринат Шәеховичның туганнары килеп чәчәкләр салдылар.
Искә алу чарасында район башлыгы Разиф Кәримов, районыбыз үсеше өчен ныклы нигез булдырган шәхесне зәйлеләрнең яратып искә алуын, күңел түрләрендә саклавын ассызыклады. Аның матур эшләрен дәвам итәчәкләрен белдерде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов та тырыш хезмәт куйган, республика үсеше өчен өлеше зур булган Ринат Фәрдиевның якты истәлеге күңелләрдә саклануын әйтте. Ә аның апасы Разия Шәеховна, туганының хезмәтен зурлаулары өчен Зәй халкына рәхмәт белдерде.
Биредә үк туган як тарихын өйрәнү музее тарафыннан Ринат Фәрдиев эшчәнлегенә багышланган фотокүргәзмә дә әзерләнгән иде, аны һәркем кызыксынып күзәтте.
Нет комментариев