Ринат Фәрдиев истәлегенә турнир быел гына ачылган яңа көрәш сараенда 23-24 октябрьдә уздырыла
Бүген, 23 октябрьдә, Зәйнең яңа көрәш сараенда Ринат Шәех улы Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы булды. Ярышларда Татарстан Республикасы районнарыннан, шулай ук Россия төбәкләреннән 270тән артык көрәшче катнаша.
Яңа бинада - беренче ярышлар
- Ярышлар беренче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән төзелгән яңа көрәш сараенда уза. Бу заманча спорт объекты биредә яңа җиңүләр тусын һәм спорт традицияләрен ныгытсын өчен булдырылган. Көрәш-ул характер, традицияләргә хөрмәт һәм рухи көч тәрбияләүче спорт төре. Районыбызда нәкъ менә шундый кыйммәтләргә өстенлек бирергә омтылабыз. Без озак еллар Зәй районын җитәкләгән Ринат Шәех улы Фәрдиевне чын күңелдән искә алабыз. Аның спорт үсешенә керткән өлешен бәяләп бетереп булмый. 1999 елда аның инициативасы белән Зәй районы башлыгы призына көрәш буенча ярышлар уздыру башлана. Бүген бу традиция Бөтенроссия масштабына ия булды - быел ярышлар әлеге статуста инде сигезенче тапкыр уздырыла. Бу Ринат Шәехович башлаган эшнең яшәвен һәм үсүен раслаучы иң яхшы дәлил. Чын күңелдән спортчыларга гадел көрәшләр, хөкемдарларга гаделлек, ә тамашачыларга якты тәэсирләр телим. Көндәшлек рухы яхшы, җиңүләр лаеклы булсын, - дип мөрәҗәгать итте ярышта катнашучыларга район башлыгы Разиф Кәримов.
Турнирның мәртәбәле кунаклары
Тантаналы ачылышта шулай ук дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рияз Комаров, Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Россия Көрәш федерациясе вице-президенты, Россиянең атказанган тренеры Равил Ногманов, Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге баш белгече Айрат Гатауллин, Татарстан Республикасы татар-башкорт милли көрәше федерациясе рәисе Рөстәм Кәлимуллин, ярышларның баш хөкемдары, Россия Федерациясенең атказанган тренеры Рәкыйп Фәйзуллин, шулай ук Ринат Шәех улының туганнары һәм якыннары.
Көрәшне үстергән өчен бүләкләр
Көрәшне үстерүгә лаеклы өлеш кертүчеләр тантаналы шартларда бүләкләнде.
Татарстан Республикасында көрәш үсешенә керткән өлеше өчен Россия Көрәш Федерациясе ордены Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримовка тапшырылды. Россия Көрәш федерациясенең икенче дәрәҗә медале Тукай районы спорт мәктәбе директоры, ярышларның баш секретаре Рамил Сәфәргалинга тапшырылды. Россия көрәше федерациясенең Рәхмәт хаты белән Зәй районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова бүләкләнде.
Зәй муниципаль районында көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен, шулай ук 60 яшьлек юбилее уңаеннан спорт ветераны Данил Уразайкин Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасында көрәшне популярлаштыруга һәм тарихи мәгълүматларны саклауга керткән өлеше өчен, шулай ук 85 яшьлек юбилее уңаеннан спорт ветераны Гамир Таҗетдинов Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатын алды.
Намуслы хезмәтләре һәм Зәй районында көрәшне үстерүгә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәте «Яшьлек» спорт мәктәбенең административ-хуҗалык өлеше буенча директор урынбасары Максим Васильевка, «Зәй» спорт мәктәбенең ирекле көрәш буенча тренер-укытучысы Илнар Хәйруллинга белдерелде.
Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышларын уздыруга һәм Зәй муниципаль районында көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен Зәй районы башлыгының Рәхмәт хаты Татарстан Республикасы спорт министрлыгының спорт әзерлеге үзәгенең җәйге спорт төрләре бүлеге баш белгече Айрат Гатауллинга тапшырылды.
Татарстан Республикасында көрәшне популярлаштыруга керткән өлеше өчен Зәй районы башлыгының Рәхмәт хаты «Челтәр компаниясе» АҖ матбугат үзәге җитәкчесе Зөлфия Шәриповага, «Югары көчәнеш астында эшләү үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге директоры Рушан Дәүләтшинга тапшырылды.
Ирина Смирнова фотолары
Нет комментариев