Зәйдә көрәш буенча Бөтенроссия турниры башланды
Спорт

Зәйдә көрәш буенча Бөтенроссия турниры башланды

Бүген Ринат Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары тантаналы төстә ачылды. Быел көрәш турниры әле яңа гына сафка баскан көрәш сараенда үткәрелә. Аны ачу тантанасы да киң масштаблы итеп оештырылды.

- Әлеге ярышларның беренче мәртәбә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән төзелгән безнең яңа көрәш сараенда узуы  аерым әһәмият бирә. Бу заманча спорт объекты биредә яңа җиңүләр тусын һәм спорт традицияләрен ныгытсын өчен булдырылган. Чирек гасырлык тарихы булган һәм күп кенә яшь көрәшчеләргә зур келәмгә юллама биргән турнир районда 28нче тапкыр үткәрелә. Соңгы 18 елда ярышлар Ринат Фәрдиев истәлегенә багышлана һәм шуның сигез елы Бөтенроссия масштабында үтә.  Турнир гамәлдә булган елларда районда яшь көрәшчеләрнең берничә буыны үсеп чыкты, алар арасында Бөтенроссия ярышларында, Дөнья һәм Европа чемпионатларында күп тапкыр җиңүчеләр һәм призерлар бар.

7 егетебез Россия спорт остасы исемен яулады, аларның 3 се - Руслан Хәмидуллин, Булат Гадершин, Зөлфәт Хәмидуллин әлеге мактаулы исемгә шушы турнирда батыр калып ия булдылар. 2016 елда Динар Кәримов, 2024 нче елда  Җәмил Ибраһимов, 2025 елда   Булат Москов Россиянең спорт мастеры исеменә лаек булды. Бу егетләр – безнең районыбыз горурлыгы! Аларга лаеклы алмаш әзерләү эше дә яхшы куелган. Бүгенге көндә 140 гә якын яшүсмер көрәш секцияләрендә осталыгын үстерә, алар Аксар, Кадер, Поручик,  Сармашбаш авылларында һәм Зәйдә ышанычлы тренерлар кул астында шөгыльләнәләр, - диде үз чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов спортчыларны сәламләп.

 Ярышларга Татарстанның төрле район, шәһәрләреннән  25 команда, шулай ук  Пермь крае,  Марий Эл, Башкортстан, Чувашстан, Удмуртия республикаларыннан,  Оренбург, Ульян, Киров өлкәләреннән  330дан артык спортчы килде. Ярышларда һәр үлчәү категориясендә призлы урыннарга көрәш 24 октябрьдә үтәчәк.


Нет комментариев