22 октябрьдә, татар гимназиясенең «Куркынычсызлык территориясе» ЮИД әгъзалары «Алтынчәч» балалар бакчасында узган «Юл хәрәкәте яшь инспекторларының яшь ярдәмчеләренә багышлау» бәйрәмендә катнаштылар.
Юл хәрәкәте яшь инспекторларының (ЮПИД) яшь ярдәмчесе исемен алу өчен, мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре берничә сынау үтте. Юл йөрү кагыйдәләре турында сорауларга җавап бирделәр, «Жезлны тапшыр» дип аталган җитезлек уенында катнаштылар һәм табышмаклар чиштеләр.
Бу вакыйга истәлеге итеп, барлык балаларга да бүләкләр тапшырылды. Аларны Зәй районы буенча «Юл хәрәкәте иминлеге» фондының бүлек башлыгы Вадим Иванов тапшырды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында әйтте. Кагыйдә бозган өчен нинди җаваплылык каралганын сөйләде.
Һәр катнашучыга юл хәрәкәте кагыйдәләре төшерелгән белешмәлекләр тараттылар.
- фотолар «Юл хәрәкәте иминлеге» фондының район бүлегеннән
Нет комментариев