Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйнең бер торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе җаваплылыкка тартылган

Зәй шәһәренең «Девятиэтажка» торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе торак йортны карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Торак милекчеләре ширкәтендә планлы тикшерү үткәрелгән.

«Күпфатирлы йортларны тикшерү нәтиҗәсендә гомумйорт мөлкәтен карап тоту һәм ремонтлау кагыйдәләрен бозулар ачыкланды, атап әйткәндә: чүп үткәргечнең тиешле булмаган санитар хәле, баскыч ячейкаларындагы идәннәр җимерелгән булуы, чүп үткәргеч баганаларының герметиклы булмавы, җылыту системасында өлешчә җылылык изоляциясе булмау, чүп камералары һәм подъездлар ишекләрендә буяу катламы купканлыгы җитәкчегә карата тиешле закон таләбен куллануга китерде.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча «Девятиэтажка»  торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисенә карата беркетмә төзелде һәм күрсәтелгән хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Инспекция күрсәтмәләр үтәлешен контрольгә алды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев