Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Зәйлеләр исеменә мошенниклар дәүләт хезмәтләре порталы аша кредит алу очраклары арткан

17-23 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 98 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, чит кеше милкенә зыян салу, хулиганлык, мошенниклык очраклары бар.

17 ноябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәче 60 яшьлек ир-аттан гариза керә. Билгесез кешеләр аның Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын “ватып”,  паспорт мәгълүматларын кулланып, микрофинанс оешмасында 46 мең сумлык кредит рәсмиләштергәннәр.

Шул ук көнне Зәйдә яшәүче бер ир-ат аккаунтын ватып, аның исеменә дә 46 мең сумлык кредит рәсмиләштерүләре турында мөрәҗәгать итә.

18 ноябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 44 яшьлек хатын-кыздан Дәүләт хезмәтләре порталы аша микрофинанс оешмасында 46 мең сум күләмендә кредит алырга килешү төзүләре, банк счетыннан 48996 акчасын урлап, тагын шул ук счетта 76747 мең сум кредит рәсмиләштереп, аңа зур күләмдә зыян салулары турында гариза керә.

Шул ук көнне 29 яшьлек хатын-кыз Дәүләт хезмәтләре  порталындагы шәхси кабинетын “ватып”, микрозайм оешмасында 10 мең сум кредит рәсмиләштерүләре турында хәбәр итә.

“Әлеге мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев