Зәйле вируслы программа сатып алып, шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләгә
6 февральдә район полиция бүлегенә 31 яшьлек хатын-кыздан гариза керә.
Ул вируслы программа сатып алып, компьютерына урнаштыра. Шуннан соң аның компьютерында сакланучы документлар һәм шәхси мәгълүматлары мошенниклар кулына эләгә. Мошенниклар әлеге хатын-кызга шәхси мәгълүматларыңны таратабыз дип янап, акча күчерүен таләп итәләр. Ул 9 мең сум акчасын мошенникларга күчерә.
“Әлеге очрак буенча җинаять эше ачылды”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
"Татар-информ" фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев