Зәйле, суган алам дип, 271 мең сум акчасын югалткан
Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә өч мошенниклык очрагы теркәлгән.
Зәйдә яшәүче ике кеше, мошенниклардан акчаларны саклыйм дип, билгесез счетларга берсе - 160 мең, икенчесе 460 мең сум күчергән.
30 августта бүлеккә шәхси эшмәкәр мөрәҗәгать иткән. Ул 20 тонна суган кайтарырга заявка биргән. Ә йөк билгеләнгән урынга килеп җитмәгән. “Суганны башка шәһәрдә бушатып, билгесез затка сатулары ачыкланды. Зыян күрүче товар өчен 271 мең сум түләгән. Хәзерге вакытта безнең тарафтан әлеге җинаятькә катнашы булган затларны ачыклау буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев