Зәйле өендә законсыз төстә корал саклаган
Закон һәм кеше

Зәйле өендә законсыз төстә корал саклаган

Район эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Арсенал» оператив-кисәтү чарасы үткәрелгән.

Аның барышында  бер йортта бер стволлы  мылтык, 16 калибрлы 33 данә патрон, вак калибрлы 12 данә патрон табылган. Алар тикшерүгә җибәрелгән.


Нет комментариев