Зәйле, мошенникларга ышанып, 380 мең сум акчасыннан колак каккан
Зәйдә яшәүче бер кеше үзен федераль иминлек хезмәте хезмәткәре дип таныштыручыга ышанып, 380 мең сум акча күчергән.
12 июльдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан гариза керә. Аңа билгесез кеше Телеграм каналында язып, үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштыра. Ул әлеге ир-ат янәсе Украинага акча күчергән дип хәбәр итә һәм "тикшерү" өчен банк картасы буенча выписка бирүне таләп итә. Зыян күрүче җинаятьчеләргә соралган мәгълүматларны җибәрә, шуннан соң мошенниклар күрсәткән счетка 380 мең сум күчерә. Шуннан соң гына үзенең кырыгалдарлар кармагына төшүен аңлый.
“Әлеге мошенниклык очрагы буенча җинаять эше кузгатылды. "Махсус хезмәтләр хезмәткәрләре" шалтыратуларына һәм хәбәрләренә ышанмагыз – чын оперативниклар акча күчерүне яки карта мәгълүматларын таләп итми. Карталар буенча өземтәләрне, CVV-кодларны һәм SMS-кодларны беркемгә дә әйтмәгез – бу конфиденциаль мәгълүмат. Мәгълүматны тикшерегез -шикләнсәгез, банкка яки хокук саклау органнарына рәсми номерлар буенча шалтыратыгыз. Мошенниклар, куркыту яки ышаныч хисен кулланып, социаль инженерияне актив кулланалар. Уяу булыгыз, аларның капкыннарына капмагыз”, - дип кисәтә полиция хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев