Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйле мошенникларга 315 мең сум акчасын күчергән

Узган атнада районда өч мошенниклык очрагы теркәлгән.

Зәйдә яшәүче 32 яшьлек хатын-кыз үзен ФСБ хезмәткәре дип таныткан мошенникка ышанган. Билгесез кеше аңа үзәк банкта мәгълүматлар таралуын аңлаткан һәм мошенниклар сезнең счетыгызга керә ала хәзер дип белдергән. Аннан ул әлеге хатын-кызга счетны юкка чыгарырга һәм акчаларны саклап калу өчен куркынычсыз счет ачарга тәкъдим иткән.  Зыян күрүче төрле банклардан өч кредит рәсмиләштергән һәм мошенниклар счетларына 315 мең сум акчасын күчергән. Шуннан соң гына ул  полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Ә 21 яшьлек кыз мошенникларга ышанып, 142977 сум акчасыннан колак каккан.  Аңа телефоннан билгесез кешенең шалтыратып, интернет ресурсларында акча эшләргә тәкъдим иткән булган.

5 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә 44 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул интернет челтәрендә белдерүләр сайтында автомобиль запчастьләре алам дип, 31500 сум акчасын мошенникларга күчергән.

Атна саен менә шундый хәлләр теркәлеп тора. Без мошенниклар кармагына эләгүчеләрнең газета укучыларыбыз аңласын өчен махсус яшьләрен күрсәтәбез. Күргәнегезчә, кырыгалдарлар тозагына өлкән кешеләр генә түгел, яшьрәкләр дә каба.

“Акча мәсьәләсендә чит кеше шалтыратканда бигрәк тә сак булыгыз, ышанмагыз, сөйләшүне өзү ягын карагыз”, - ди полиция хезмәткәрләре.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев