Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйле, кырыгалдарлар кармагына төшеп, 900 мең сумлык кредит рәсмиләштергән

Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның иминлек хезмәткәре итеп таныштыра, кредит рәсмиләштерү очрагын юкка чыгарырга һәм акчаларны билгесез счетка күчерергә кирәк дип белдерә.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре тарафыннан элек кылынган ике мошениклык факты буенча гаеплеләр ачыкланган.   

Зәй кешесе, танышының паспорт мәгълүматларын кулланып, 14 мең сумлык микрозайм рәсмиләштергән.

“Әлеге җинаятьтә шикләнелүче  хатын-кыз үз гаебен таныды. Хәзерге вакытта аның тарафыннан мошенниклык гамәлләре кылуның өстәмә фактларын ачыклау буенча чаралар үткәрәбез”,  - дип хәбәр итәләр полициядән.

Икенчесе банк картасыннан 31160 сум урлау белән бәйле җинаять.

4 июньдә полиция бүлегенә Зәйдә яшәүче бер кеше мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, үзен банкның иминлек хезмәткәре итеп таныштыра, кредит рәсмиләштерү очрагын юкка чыгару һәм акчаларны билгесез счетка күчерергә кирәк дип күндерә. Һәм зыян күрүче билгесез кешегә ышанып,  900 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, билгесез счетка күчерә.

Ә икенче берәү интернетта “Авито” бушлай белдерүләр сайтында товар сатып алам дип, 53700 сум акчасыннан колак кага.

“Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды, аларда  катнашы булган кешеләрне билгеләү буенча оператив-эзләү һәм техник чаралар үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев