Зәйле акчаларын ышанычлы счетка күчерәм дип, 1 292 000 сум акчасыннан колак каккан
Закон һәм кеше

Зәйле акчаларын ышанычлы счетка күчерәм дип, 1 292 000 сум акчасыннан колак каккан

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә ике мошенниклык очрагы теркәлгән.

8 сентябрьдә полициягә Зәйдә яшәүче 59 яшьлек ханымнан гариза керә. Аңа билгесез кеше шалтыратып, акчаларын ышанычлы счетка күчерергә тәкъдим итә. Зыян күрүче, мошенникларга ышанып, 1 292 000 сум акчасын билгесез счетка күчерә.  

“Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше кузгатылды. Мондый күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен шәхси мәгълүматларны таныш булмаган затларга хәбәр итмәгез. Билгесез кешеләр үтенече буенча акча күчермәгез. Уяу булыгыз һәм шикле хәлләр турында оператив рәвештә хокук саклау органнарына хәбәр итегез”, - дип  халыкка мөрәҗәгать итә полиция хезмәткәрләре.


Нет комментариев