Заинск-информ 16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Зәйле, акчаларын декларациялим дип, 2500000 сум акчасыннан колак каккан

24-30 ноябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 123 хәбәр һәм гариза кергән. Теркәлгән җинаятьләр арасында урлашу, мошенниклык очраклары бар.

24 ноябрьдә бүлеккә 38 яшьлек хатын-кыздан гариза керә. Билгесез кешеләр аның Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетын “ватып”, паспорт мәгълүматларын кулланып, финанс оешмасы белән 46 мең сумлык займга килешү төзегәннәр. Зәйдә яшәүче тагын ике хатын-кыз исеменә дә шул рәвешле 8890 һәм 79200 сумлык кредит рәсмиләштергәннәр. Ә бер-ир-атның ышанычын яулап, банк картасыннан 33500 сум акчасын урлаганнар. 

29 ноябрьдә полиция бүлегенә бер ир-ат мөрәҗәгать итә. 27 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр аңа билгесез затлар шалтыратып, үзләрен прокуратура хезмәткәрләре һәм РФ Президентының федераль сак хезмәте хезмәткәрләре итеп таныштырганнар, акча декларацияләү сәбәбе белән аның 2500000 сум акчасын урлаганнар. Әлеге ир-ат  бу акчаларны Түбән Кама шәһәрендә билгесез кешегә – үзен  "курьер" дип атаган затка тапшырган. 

“Хәзерге вакытта әлеге мошенниклык очраклары буенча оператив-эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.

Узган атнада Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка һөҗүм итүнең 6 очрагы теркәлгән.

Беренче очракта счетчикларны алыштыру  кирәк дип чыкканнар. Икенче очракта "Телеграм" мессенджерында җитәкче исеменнән шәхси мәгълүматларны электрон китапка күчерүне сораганнар. Өченче очракта - посылка китерү, ә бер очракта телефон элемтәсенә хезмәт күрсәтү килешүен озайту  тәкъдиме теркәлгән. Барлык очракларда да телефонга килгән кодны атауны сораганнар. 

“Барлык очракларда да гражданнар уяулык күрсәтеп, SMSка килгән кодларны әйтмәгәннәр. Бу төр җинаятьләргә халыкның барлык яшь категорияләре дә дучар була ала. Уяу булыгыз, билгесез кешеләрнең төрле тәкъдимнәренә алданмагыз”, - дип хәбәр итәләр полиция хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев