Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйле 579 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, мошенникларга күчергән

Мошенниклык гамәлләре турында даими искәртеп торуга карамастан, кызганычка каршы, алар кармагына эләгүчеләр атна саен очрап тора.

Зәй эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә, узган атнада шәһәр-районда тагын мошенниклык очраклары теркәлгән.
Зәйдә яшәүче бер хатын-кызга билгесез кеше шалтыратып, үзен полиция хезмәткәре дип таныштыра һәм банк операциясен кичектерергә кирәк дип белдереп, 150 мең сумлык кредит рәсмиләштерергә һәм аны билгесез счетка күчерергә тәкъдим итә. Әмма явыз ниятен ахырга җиткерә алмый.
Икенче бер хатын-кызга да шул рәвешле билгесез кеше шалтыратып, ул 579 мең сумлык кредит рәсмиләштереп, акчаны төрле счетларга күчерә. Әлеге мошенниклык очрагы буенча җинаять эше ачылды, дип хәбәр итәләр полициядән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев