Зәйле 460 мең сум акчасын мошенникларга күчергән
Узган атнада шәһәр-районда ике мошенниклык очрагы теркәлгән.
Бер ир-ат – 50 мең, ә 38 яшьлек хатын-кыз 460 мең сум акчасын мошенникларга күчергән.
6 февральдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче бер ир-аттан гариза керә. Ул интернет челтәрендә бушлай белдерүләр сайтында моторлы лодка сатам дигән белдерүне күрә һәм белдерү буенча яза башлый. Шулай билгесез кеше белән язышып, мошенникларга 50 мең сум акчасын күчерә.
Шул ук көнне полициягә 38 яшьлек Зәйдә яшәүче хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аңа билгесез кеше табыш китерә торган проектны инвестицияләргә тәкъдим итә. Нәтиҗәдә зыян күргән ханым мошенникларның төрле счетларына 460 мең сум акча күчергән.
“Әлеге мошенниклык очраклары буенча җинаять эше ачылды. Тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр полициядән.
Фото "Татар-информ" агентлыгыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев