Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Закон һәм кеше

Зәйдәге бер ханымның паспорт мәгълүматларын кулланып танышы 65 мең сумлык кредит рәсмиләштергән

Узган атнада район эчке эшләр бүлегендә 8 мошенниклык,7 компьютер мәгълүматларына законсыз керү очрагы теркәлгән.

Билгесез берәү Зәйдә яшәүче бер хатын-кызның паспорт мәгълүматларын кулланып, 65550 сумлык займ килешүе төзегән.

“Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре займны  зыян күрүченең танышы рәсмиләштерүен ачыклады”, - дип хәбәр итәләр полициядән.

17 майда эчке эшләр бүлегенә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Ул билгесез кешенең аның исеменә “Сбербан онлайн” кушымтасы аша 10 мең сумлык кредит рәсмиләштерүен хәбәр итә.

Җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан кредитны әлеге ханымның элек тә хөкемгә тартылган улы телефоныннан файдаланып рәсмиләштерүе ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев