Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган
Закон һәм кеше

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган

Аларга карата административ эш кузгатылган.

5 — 11 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 69 хәбәр һәм гариза кергән. Бу чорда шәһәр-районда 13 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның икесендә кеше тән җәрәхәтләре алучылар бар, берсендә үлем очрагы теркәлгән.

5 февральдә Федот авылы янында «КамАЗ» машинасын йөртүче (Әлмәт кешесе) куркынычсыз тизлекне тәэмин итми һәм «Нива» автомобиле (йөртүчесе нурлат кешесе) белән бәрелешә. Нурлат кешесе алган тән җәрәхәтләреннән юл-транспорт һәлактәте урынында үлә.

Узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.

«Аларга карата административ эш кузгатылды», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.


Нет комментариев