Зәйдә узган атнада руль  артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган
Закон һәм кеше

Зәйдә узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган

28 июль – 3 августта район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 97 хәбәр һәм гариза кергән.

Теркәлгән җинаятьләр арасында хулиганлык, компьютер мәгълүматларына законсыз керү, урлашу очраклары бар. Бу чорда шәһәр-районда 21 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның икесендә  тән җәрәхәтләре алучылар бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагы теркәлгән.  Руль артына алкоголь  кулланып утырган ике машина йөртүче тоткарланган.


Нет комментариев