Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Закон һәм кеше

Зәйдә узган атнада кибеттән товар урлаган ике ир-ат тоткарланган

6 – 12 февральдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 141 хәбәр һәм гариза кергән.

Район юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте, юл йөрү кагыйдәләр бозуның 174 очрагы теркәлгән.

Узган атнада 5 февральдә кылынган бер җинаять ачылган. Шәһәрдә Тукай урамындагы бер кибеттән 5453 сумлык товар урлаган Зәйдә яшәүче 41 яшьлек ир-ат кулга алынган. Ул элек тә хөкемгә тартылган булган.

Шулай ук шәһәрдә бер кибеттән 1900 сумлык товар урлауда гаепләнеп, 55 яшьлек ир-ат  тоткарланган.

“Аларга карата җинаять эше ачылды. Тикшерү эшләре бара”, - дип хәбәр итәләр раойн эчке эшләр бүлегеннән.

"Татар-информ" фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев